Добавить новость
ru24.net
Все новости
Декабрь
2015

Балык Бистәсендә яшь батминтончылар ярышы узды-Фотолар

0

“Дельфин” спорт һәм сәламәтләндерү комплексында 11-12 яшьлек укучылар арасында батминтон буенча район беренчелегенә ярыш үтте.

Турнирны балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе оештырды. Ярышта районыбызның җиде мәктәбеннән 39 бала катнашты. Кызлар арасында беренче һәм икенче урыннарны Ләйсән Исмәгыйлева, Полина Мазухина алды. Өченче урынга Анастасия Ляпахина ия булды. Болар барысы да беренче номерлы гимназия укучылары. Ярышка аларны тренерлары Андрей Смолин әзерләгән.

Егетләр арасыннан беренчелекне икенче номерлы мәктәп укучысы Булат Бәдретдинов алды. Икенче һәм өченче урыннарны шул ук мәктәп укучысы Руслан Нәбиуллин (тренеры Динар Гайниев) һәм гимназия укучысы Павел Захаров (тренеры Андрей Смолин) бүлештеләр.

Ә 10-11яшьлек укучылар арасында үткән ярышта районның алты мәктәбеннән егерме тугыз бала катнашты. Кызлар арасында иң күп күрсәткечләр алып Күгәрчен мәктәбе укучысы Адилә Мингараева җиңүче булды. Икенче урын иясе - шул ук мәктәп укучысы Чулпан Муллаәхмәтова (тренерлары Марат Хөснетдинов). Өченче урынны Корноухово мәктәбе укучысы Алинә Зыятдинова (тренеры Рәис Хәлилов) алды. Егетләр арасында Бәтке мәктәбе укучысы Ранил Сөләймановка тиңнәр булмады. Икенче урынга шул ук мәктәп укучысы Никита Талалаев (тренеры Рәис Хәлилов) чыкты. Өченчелекне Күгәрчен мәктәбе егете Инсаф Гатауллин (тренеры Марат Хөснетдинов) алды.

Рәис Хәлилов.

 

 

Автор фотолары.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Во время матча Соболенко и Александровой в Дохе на корт выбежала кошка






«Не пьет из-за веры» — семья виновника ДТП со скорой заявила о его трезвости

Движение четырех троллейбусов возобновлено в Нижнем Новгороде

Гроб с телом Олега Стриженова вынесли из храма под гром аплодисментов

В Совфеде предложили учить мигрантов русскому языку до их прибытия в страну