Добавить новость
ru24.net
Все новости
Июнь
2024

«Әни, ярдәм ит, мин зиратта». Яшь кызга бабасының кабере янында һөҗүм иткәннәр

0

Башкортстанда зиратта 23 яшьлек кызны таларга маташканнар. Бу турыда «Башинформ» яза.

Бөре шәһәрендә 23 яшьлек кызга зиратта һөҗүм итү турында полициягә хәбәр итәләр. Эчке эшләр министрлыгының якынча белешмәсе буенча, кыз иртән бабасының каберен карарга зиратка бара. Көндезге уникеләр тирәсендә аның янына билгесез ир-ат килә һәм арттан кулын тотып, муенына пычак тери. Аннары бер сүз дәшмичә, кызны урманга таба сөйри. Шул чакта кыз телефонын алып анасына шалтырату җаен таба.

«Әни, ярдәм ит, мин зиратта», – дияргә өлгерә. Аннары ир-ат кызны җиргә егып сала, телефонын тартып ала, телефон чехолында 2000 сум акча була, шуны ала. Аннары ир-ат качып китә. Зираттан чыкканда кыз полиция хезмәткәрләре һәм анасы белән очраша.

Хокук саклаучылар ачыклаганча, җинаятьтә шикләнелүче зират янындагы ташландык йортта яши. Аны тоталар. Бу – биредә яшәүче 37 яшьлек ир-ат. Урлаган акчаны ул хәмергә тоткан. Ир-ат гаебен танып күрсәтмә биргән, аның пычагын алганнар. «Талау» маддәсе буенча җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Стало известно место Рыбакиной в мировом рейтинге после сенсации






Чем заняться в Москве и Санкт-Петербурге 27 февраля – 5 марта: неделя со «Снобом»

Секретарь щелковского отделения партии «Единая Россия» подвел итоги работы за 2024 год

Средний желаемый размер пенсии россиян достиг 49,6 тысяч рублей

В Москве двое покупателей «ВкусВилла» угрожали расстрелять очередь на кассе