“Ана капиталы” программасын, ким дигәндә, тагын ике елга озайтуны кирәк дип саныйм – РФ Президенты
В. Путин гаиләләрнең күпләп балалар үстерергә омтылуын билгеләп узды.
Россиядә гамәлгә ашырыла торган “Ана капиталы” программасы, ким дигәндә, тагын ике елга озайтылачак. Бу хакта бүген РФ Федераль Җыенан еллык юллама белән чыгыш ясаганда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин хәбәр итте.
“Балалар безнең киләчәкне билгели”, - дип Илбашы демография мәсьәләсенә тукталды. Ул артык югары булмаса да, менә инде өч ел рәттән халыкның табигый үсеше күзәтелүен билгеләп узды. Президент белдергәнчә, барлык фаразлар буенча, без яңа демография чокырына төшәргә тиеш идек, 90 нчы еллар кайтавазы яңгырарга тиеш иде – демографлар шул хакта сөйләгән. Әмма бу болай булмады, ди ул. “Бүген туучы нарасыйларның яртысы икенче, өченче һәм аннан соңгы балалар. Гаиләләр балалар үстерергә тели, илнең якты киләчәгенә ышана”, - дип белдерде Владимир Путин. Ул “Ана капиталы” программасының илдә, шул исәптән Кырымда һәм Севастопольдә 6,5 млн гаиләгә кагылуын һәм киләсе елда программаның төгәлләнергә тиешлеген искәртте. “Дөрес, без элеккедән килгән демографик яраны төзәтү өчен бу гына җитмәвен яхшы аңлыйбыз. Программа буенча каралган финанслау бюджетка да авыр. Бу бик саллы акчалар, тик “Ана капиталы”н, ким дигәндә, тагын ике елга озайтырга кирәк дип саныйм”, - дип ассызыклады В. Путин. Бу тәкъдиме залдан алкышлар белән хупланды, дип яза "Татар - информ"