«Иске татар мәхәббәт» иммерсив спектакле + экскурсия: нәтиҗәдә нәрсә килеп чыкты?
«Иске татар мәхәббәт» иммерсив спектакль-экскурсиясе Ринат Зиннәтовның «По улице сквозь время» пьесасы нигезендә куелган. Сюжет сызыгын Данил Миронов театры актерлары ача, ә экскурсия өлешендә актриса-экскусовод Алла Бирсланова бистә биналарының тарихы белән таныштыра. Проектның идея авторы театрга нигез салучы Даниил Миронов, режиссёры Наталья Плотникова. Проект «Тарихи мохит» муниципаль бюджет учреждениесе ярдәме белән гамәлгә ашырылган.
Мәхәббәт тарихы һәм бутафор чәкчәк
Соңгы арада шәһәрнең төрле истәлекле урыннарында барган экскурсион спектакльләр популярлык казана. Иске Татар бистәсендә әлеге формат беренче тапкыр кулланылган. Экскурсия Казанның үзенчәлекле һәм иң кыска урамнарының берсе – Күнче урамында башлана. Туристлар арасында популяр булган Каюм Насыйри, Мәрҗани урамнары белән чагыштырсак, монда кеше юк диярлек. Ара-тирә төзелештән соң калган чүпләр ята, Мәрҗани мәчетен төзекләндерергә китергән кирпечләр өелеп тора. Нәкъ менә монда актриса-экскурсовод бистә турында сөйли башлады. Беренче урамның кыскача тарихы белән таныштыргач, тамашачыларны балалар каршы ала. Алар – спектакльнең төп геройлары, тамаша барышында төрле урыннарга күчеп йөриләр.
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров
Спектакль үзе мәхәббәт тарихыннан гыйбарәт: Әнвәр белән Асиянең балачак дуслыгы ике яктан да ата-аналар каршы торган мәхәббәткә әверелә. Ләкин һәрбер яхшы әкиятләрдәге кебек, чын сөю барлык авырлыкларны җиңеп чыга һәм спектакль бәхетле нотада сәүдәгәр «Муллин йорты»нда тәмамлана, анда бутафор чәкчәк һәм чәйле өстәл артында кияү белән кәләшнең әти-әнисе яшьләрнең тиздән узачак туйлары турында килешә. Ә тамашачыларны мәтрүшкәле чәй, өчпочмак, чәкчәк һәм бавырсаклар белән сыйлыйлар.
Фото: © "Татар-информ", Зөлфия Шәвәлиева
Спектакль барган арада экскурсовод тамашачыларны бистәнең кызыклы биналары – Мәрҗани, Апанай мәчетләре, Кәрим Кәвешче йорты һәм башка урыннар турында сөйли. Болар барысы да бистә тормышына һәм аның тарихи үзгәрешләренә үрелеп бара. Иммерсив спектакльләрнең төп үзенчәлеге – сәхнә булмау. Ул төрле урыннарга күчеп йөри, бу – үзенә күрә бер авырлык тудыра, чөнки микрофоннар юк (оештыручылар әйтүенчә алар булмаячак та), ә бистәнең үз тормышы – монда туристлар да йөри, төзелеш тә бара, узган машина тавышлары да колакка килеп керә. Болар барысы да спектакльне тынычлап карау өчен комачаулыклар тудыра, кайбер мизгелләрдә алып баручының тавышы бөтенләй диярлек ишетелми.
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров
Тагын бер хилафлык – уйналган спектакль белән экскурсиянең ике параллель кебек булуы, алар үзара берничек тә бәйләнмәгән. Спектакль үз юнәлеше белән бара, экскурсия үз юнәлеше белән. Оештыручылар гасырлар арасында да әзрәк буталып киткән кебек тоелды, үзләре әйтүенчә алар XIX гасыр ахыры XX гасыр башын күрсәтергә теләгән. Ләкин кайбер моментларда бөтенләй икенче гасырга сикердек сыман булды. Мәсәлән, төп геройның балконнан «Мин сине шундый сагындым» җырын җырлавы: монда XIX гасыр ахырында татар егетләренең балконнан бөтен урамга җыр җырлаулары зур шик тудыра, җырның сүзләре һәм көй автор Фирая Зыятдинова белән Луиза Батыр-Болгариның кайсы гасырда яшәгәннәрнен дә искә төшерергә кирәктер.
Спектакльдә күрсәтелгән костюмнар буенча да аңлашылмаучанлыклар бар. Бүген алар вакытлыча вариантта тәкъдим ителә. Проектының идея авторы Даниил Миронов әйтүенчә алар әле эшләнеп бетәчәк: «Бу костюмнар – вакытлы күренеш, без җәй, матур һава торышы булганга күрә генә эшне башларга булдык, киләчәктә якынча нинди костюмнар булачагын инде күз алдына китерәбез», – диде ул.
Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнологик эзләнүләр бүлеге фәнни хезмәткәре Динә Гатина-Шафикова әйтүенчә спектакльдә күрсәтелгән костюмнар дөреслектән бик ерак тора. Ул киемнәрне нәкъ тарихи чыганакларда кебек түгел, ә «заманча модерн» вариантында булдырырга киңәш итте: «Тарихка иярергә кирәкми. Оештыручылар төгәл үткән заман костюмнарын кайтара аламы? Алдан ук җавап бирәм – юк. Чөнки аларны тегәргә кешеләр һәм тиешле материаллар кирәк. Бу очракта XIX-XX гасыр татарларының костюм элементлары белән заманча киемнәр булдыру дөресрәк булыр», – дип аңлатты ул.
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров
«Туристлар татар халкының традицияләренең күрергә тиеш»
Тамашаны беренчеләрдән булып карарга Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов та килгән иде. Ул оештыручыларга үзенең киңәшләрен бирде. Аның фикеренчә спектакльгә тарихи фактлар һәм традицияләрне җиткерү җитешеп бетми:
Ахырда катнашучылар нәрсәне истә калдырачак? Монда тарихи фактлар юк диярлек. Спектакльдән соң тамашачы нәрсәдер тоярга тиеш. Без театральләштерелгән сәхнәләрне карадык. Килешәм, актерларның уйнавы яхшы. Минемчә, һәр локациядә туристлар татар халкының традицияләренең күрергә һәм истә калдырырга тиеш, бу бит калабыз кунаклары өчен эшләнгән юнәлеш. Гомумән алганда, актерларны башка костюмнарга киендереп, шул ук текстны калдырсак: егет-кыз, гаилә традицияләре, өйләнү... бернәрсә дә үзгәрми. Әгәр татар халкы тормышы, гореф-гадәтләр, традицияләр турында күбрәк сөйли алсак, күпкә кызык булачак.
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров
Киләчәктә «Иске татар мәхәббәт» иммерсив спектакль-экскурсиясен ел дәвамында туристларга күрсәтергә телиләр. Моның ничек эшләнәчәге әлегә төгәл хәл ителмәгән, ләкин ул туристлар өчен үзенчәлекле бер юнәлеш булыр дип көтелә. Оештыручылар якынча билет бәяләре белән дә таныштырды: иммерсив спектакль-экскурсиягә бер кешелек билет 2 200 сум, 2 кешегә – 4 100, ә 3 кешелек төркем өчен 6000 мең сумга төшәчәк.
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров