Әнвәр Нәбиуллин: “ВИЧны йоктырырга теләмәсәң, ул йокмый”
![Әнвәр Нәбиуллин: “ВИЧны йоктырырга теләмәсәң, ул йокмый”](http://www.zainsk-rt.ru//media/k2/items/cache/f6865ff4754a7a30ee2a9bfc3480a5ab_S.jpg)
ВИЧ-инфекциясенә каршы көрәш - җир шарында актуаль темаларның берсе. Статистика мәгълүматлары буенча җир шарында якынча 38,8 миллион кеше ВИЧ-инфекциясе йөртә дип исәпләнә, 36 миллионы авырулдан үлгән. Безнең районда бүген махсус диспансер исәбендә ВИЧ-инфекцияле 82 кеше тора. Әлеге тема һәм бу куркыныч авырудан саклану турында үзәк дәваханәнең йогышлы авыруларны дәвалау бүлеге баш табибы Әнвәр Нәбиуллин сөйли.
- Зәйдә ВИЧ-инфекциясе 1990 еллар башында беренче мәртәбә теркәлгән булса, иң беренче СПИД диагнозы куелу очрагы 2001 елның апрелендә булды. Бүген даими контрольдә 82 кеше тора, аларның 4се - бала. Алар барысы да ВИЧ-инфекция белән туган балалар. Шуңа да без әниләрне мондый куркыныч авырудан вакытында дәвалап, авыруның балага карынында чакта йокмавы өчен бөтен мөмкинлекне кулланабыз. Әгәр булачак әни медицина күзәтүләре үтүгә вакытында килсә, мондый хәлгә юл куелмый. Махсус препаратлар ярдәмендә кандагы вирусны 0 дәрәҗәсенә төшерергә мөмкин. Моның өчен дәүләт тарафыннан бушлай кыйммәтле дару препаратлары бирелә. Бу препаратлар вирус үрчүгә юл куймаска, авыруны басып торырга ярдәм итә. ВИЧ-инфекциясен тулысынча дәвалап була, дип әйтүе кыен, чөнки вирусның кандагы өлешен дарулар ярдәмендә бетерергә мөмкин, ә менә сөяк тукымасындагы вирусны бөтенләй бетерә торган препаратлар әлегә юк. Бары тик аны СПИД дәрәҗәсенә җиткермәс өчен, вакытлыча туктатып тору ысуллары бар. Ул - антиретровирус терапиясе. Ул ВИЧны тулысынча юкка чыгара алмый, организмның вируска каршы тору системасына зарар китермичә, гомер һәм сәламәтлекне сакларга ярдәм итә. Әгәр авыру бу дәваны туктатса, вирус яңадан көчәя. Шуңа күрә ВИЧ-инфекцияле кешенең табиблар күзәтүендә даими булуы мөһим. Бүгенге көндә бездә антиретровирус терапиясен 16 кеше үтә. Соңгы ВИЧ-инфекцияле кеше районда бер ай чамасы элек ачыкланды. Бу махсус медицина күзәтүләре үтү нәтиҗәсендә билгеле булды. Шунысы бар, ВИЧ-инфекциясе көнкүрештәге гамәлләр аша, ягъни кул биреп күрешүдән, бассейнда йөзүдән күчми. Ул я кан аша, я җенси мөнәсәбәт юлы аша, яисә инфекцияле анадан карынындагы баласына йогу аша күчәргә мөмкин. Безнең республикада ВИЧ-инфекциясе нигездә җенси юл белән күчә дип исәпләнә. Наркотикларны бер шприцтан кабул итү нәтиҗәсендә, ВИЧ-инфекциясен йоктыручылар да шактый. Ә анадан балага күчү очрагы бик аз. Чит илләрдә махсус программалар кабул итеп наркоманнарга шприцлар тарату, притоннарга презервативлар бирү каралган, бу шул рәвешле ВИЧ-инфекциясе таралуга каршы гамәл буларак кулланыла. Ә безнең районда төрле оешма-предприятиеләргә, мәктәпләргә чыгып лекцияләр уку, кинофильмнар күрсәтү аша ВИЧка каршы пропаганда алып бару ысулы кулланыла. Әгәр кеше ВИЧ-инфекциясен йоктырудан саклану өчен барлык чараларны күрсә, ул йокмый, ә инде барысына да төкереп, тәртипсез яшәү рәвеше алып барса, мондый авыруны эләктерү куркынычы зур.