Добавить новость
ru24.net
Все новости
Июнь
2024

Төркиядән ялдан кайткан 200 туристны самолет салонында «мунча» белән җәзалаганнар

0

Антальяда ял итеп, Мәскәүгә кайтучы 200 россияле утырган самолетны 6 сәгатькә тоткарлаганнар. Самолеттан кешеләрне чыгармаганнар, кондиционерларны да кушмаганнар.

Эсселек һәм һава җитмәү шул дәрәҗәдә була – ике өлкән кеше һәм бер бала аңын югалта.

«АзизАир» авиакомпаниясенең Boeing самолеты иртәнге җидедә очарга тиеш була. Баштан ук әйбәт башланмый – башта озак итеп чиратта тоталар, аннары бөркү самолетка утырталар. Очучылар ни өчендер двигательне куша алмый. Шуннан соң самолетны очу полосасыннан тукталышка алып китәләр. Тикшереп, төзәтеп, кире полосага алып килгәнче 6 сәгать уза. Шушы вакыт эчендә кешеләрне самолеттан чыгармаганнар, дип хәбәр итә «Mash».

— Кондиционеры эшләмәгән самолетка утырттылар һәм, кисәтүләргә карамастан, үзләрен берни дә булмаган кебек тоталар. Кешеләр егыла башлагач кына ишекләрне ачтылар. Анысын да ачмыйлар иде, ирләр: «Без хәзер ишекне ватабыз!» дип кычкырдылар, – дип сөйләгән MSK1.RU га самолетта булган бер турист.

Авиакомпаниядә соңыннан гафу үтенгәннәр. Самолет 12:37 сәгатьтә очып китә алган.

Мәскәүдә исә йөзләгән турист киресенчә Төркиягә оча алмый. RedWings авиакомпаниясе рейсы ун сәгатькә тоткарланган. Дөрес, кешеләрне самолет салонында түгел, аэропортта тотканнар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Рейтинг ATP. Циципас вернулся в топ-10, Махач дебютировал в топ-20






Мария Багреева: оборот пищевой промышленности Москвы вырос на 10,3% за год

Глава Пентагона не приказывал киберкомандованию прекратить операции против России - источник

Владимир Ефимов: Строящаяся школа в Ново-Переделкине готова уже на 60 процентов

Тысячи сигарет изъяли у предпринимателя из Брянска, а самого судят за торговлю контрафактом