Добавить новость
ru24.net
Все новости
Декабрь
2015

Балык Бистәсендә юеш кар һәм томан төшүе көтелә

0

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 4 декабрьдә, болытлы, төнлә аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республикада төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда бераз кар, көндез юеш кар явуы көтелә. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Юлларда бозлавык саклана. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыш тарафтан уртача тизлектә җил исә.

Татарстанда уртача һава температурасы төнлә – 5-10, көндез – 1-6 градус салкын булачак.

Казанда исә төнге сәгатьләрдә 5-7 градуска кадәр салкынайта. Көндез – 1-4 градус салкын булачак.

5 декабрьгә каршы төндә Татарстанның кайбер районнарында буран чыгу ихтималы бар. Һава температурасы 7 градуска кадәр түбән төшә.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51666

Фото: редакция архивыннан алынды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Серб Новак Джокович поздравил россиянина Даниила Медведева с днем рождения






Выяснилось, как ртуть могла попасть в выпечку, которой отравились двое

В 2025 году Татарстан увеличит сеть зарядных станций для электромобилей

В МАОУ Свердловская СОШ № 2 прошел день открытых дверей в историко-краеведческом музее

За год жители Прикамья отправили в зону СВО свыше 5 000 бесплатных посылок