Добавить новость
ru24.net
Все новости
Декабрь
2015

Тормышның мәгънәсе – аның дәвамлы булуында

0
Тормышның мәгънәсе – аның дәвамлы булуында

Алабуга республикабызның башка төбәкләреннән киңлеге, иркенлеге, бай, гүзәл табигате, район үзәгенең төзеклеге, матурлыгы, һәрвакыт үсеп, үзгәреп, яңарып торуы белән аерыладыр, мөгаен. Тагын безнең төбәгебез талантларга бик бай булуы белән данлыклы.

Республика күләмендә генә түгел, дөнья күләмендә якты эз калдырган шәхесләребез байтак. Шулар янәшәсендә исемнәре күпләргә бик таныш булмаган, әле иҗатлары тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән, тыйнак кына гомер кичерүче, ләкин күңел байлыгыннан башкаларга да өлеш чыгаручы, уйларыбызга үтеп кереп, якты хатирәләр калдыручы якташларыбыз да бар. Шуларның берсе – Алабуга районының гүзәл табигатьле Илмәт авылында туган, гомере буе биредә халкына хезмәт иткән, Алабуга татар иҗтимагый үзәгенең үзәге булып торган, яшь талантлар күңелендә иҗат очкыннары кабызган, гомере буе иҗат белән шөгыльләнеп, ниһаять, үзенең берсеннән-берсе тирән эчтәлеккә бай булган, якташларыбызның Бөек Ватан сугышындагы батырлыкларын яшь буынга ачып биргән әсәрләрен (китап итеп!) безгә – әдәбият сөючеләргә тапшыручы – Фирдәвес Хуҗин.

Милләтемнең гаме – яшәвемнең яме.

Шулай булган, шулай булачак.

Бүген атмаса да азатлыкның таңы,

Оныкларга ул таң туачак.

Фирдәвес Хуҗин тарафыннан язылган бу юллар аның иҗатының, гомумән, яшәү рәвешенең мәгънәсен ача сыман. Әдип мондый тирән мәгънәле фикер әйткән икән, димәк, милләте өчен  барын да эшләргә әзер. Аның өчен иң алгы планда – гомуммилли табыш. Иң бөек, иң олуг иҗтимагый табыш – аның өчен язучы-публицист булып танылу; әсәрләре, документаль бәяннәре, публицистик мәкаләләре аша иң бөек тудыручысы булып торган милләтен табу. Иң мөһиме: татар халкының милли тигезлеге, башка милләтләрдән өстен булуы түгел, нәкъ менә алар белән тигез хокуклы булуы.

Якташ язучының иҗаты дистәләрчә еллар буе республика гәҗит-журналларында күренсә дә, баштарак китап чыгарырга тәвәкәлләмәгән. Миңа калса, бу аның зур җаваплылык тоюыдыр. Ә, бәлкем, бүтән сәбәпләре дә бардыр... Әнә бит: “Арабызда яшәп, “безне үстереп” иҗат иткән мондый каләмдәшебезне без инде әллә кайчан күреп алып, үзебез үстерергә тиеш идек”, – дип яза Айдар Хәлим. Нишлисең бит, иҗатчы язмышы катыргы язмышы белән генә билгеләнми. Шулай да әдәби үзәкләрдән читтә яшәгән талантларга да игътибар артса, Татарстан Язучылар оешмасы бары тик отар гына иде. Ничек кенә булмасын, Фирдәвес Хуҗинның бүгенге көндә Язучылар оешмасына кертелүенә  без, авылдашлары, бик шат.

Язучының  иҗатын күреп алып, аңа тиешле бәя бирүче дә Айдар Хәлим. “Фирдәвес Хуҗин иҗатын бер уртак сыйфат матурлый һәм түгәрәкли, – дип яза шагыйрь-прозаик, – ул һич кенә дә “шаккатырырга” тырышмый... бәлки мәсьәләнең төбенә төшәргә тырышып, җирне сөрә, йомшарта, тырмый, тырысындагы орлыкны уч төпләреннән кара җиргә сибә.Тирдә вә тырышлыкта көне-төне кизүдә тора. Ул хурланмый вә хурламый: ул бары тик үстерә. Шушындый кабилият аның бар иҗаты аша үтә... Иң мөһиме: язучыда сәләт бар, талант бар.

Аның хикәяләре әсәрләре уртасына куелган әхлакый проблеманы гомумиләштерү сыйфатына ия итүгә ирешү белән беррәттән сурәтләнгән мохитне милләтебезгә хас тирән ирония-сарказм элементлары белән сугаруга ирешәләр” ( “Алабуга нуры” газетасы, 20.10. 2014ел).  

Мин Айдар Хәлим фикере белән тулысынча килешәм, әйе, Аллабыз аңа зур мәрхәмәт күрсәткән – зур сәләт биргән. Бу – зур бүләк. Ләкин бүгенге кырыс, шактый кеше намусын оятсызлык белән алыштырган заманда, караклыкны булдыклылык дип исәпләгән чорда милләтпарвәр, халкы өчен җан атып торган кешеләргә яшәү авыр. Шушы авырлыкларны җиңеп, давылга табан давыл булып бара язучы. Аның “Мәдәни Җомга”,“Алабуга нуры” һ.б. газеталарда басылган мәкалә, очерк, хикәяләренең һәммәсендә диярлек бүгенге көндә иң әһәмиятле проблемалар күтәрелеп чыккан, кайсы гына әсәрен алып карама, һәрберсендә нинди дә булса бер “рухи мәсьәләне” чишү максат итеп куела. Ә бу – зур әһәмияткә ия.

Якташ язучыбыз белән очрашулар еш үтә. Әле быел май аенда гына туган ягы – Илмәт авылында, олылап, 60 яшьлек юбилее уздырылды. Бенефисны Кәрим Тинчурин театры артистлары алып барды. Халкыбызның утызлап язучысы, прозаикны хөрмәт итеп, ул оештырган иҗат кичәсенә килде. “Милләтемнең яме, тормышымның гаме” исемле бенефис шул ук көнне Алабуга шәһәре мәдәният йортында, октябрь аенда мәркәзебез Казанда булып узды.

Казанда үткән чара язучының Татарстан китап нәшрияты тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераны, чыгышы белән Апас районы Түбән Барыш авылыннан булган Габделхак Хәлиловның (ерак араларга очучы бомбардировщикның укчы радисты) сугышта катнашу вакыты  турында язылган документаль әсәре – “Күкләр шаһит” китабы бастырып чыгарылуы уңаеннан оештырылды.

Тукай клубының күркәм залына Фирдәвес әфәнденең иҗатын яхшы белгән Язучылар берлеге әгъзалары: Фоат Галимуллин, Рафис Корбан, Ркаил Зәйдулла, Рәмис Әймәт, Данил Салихов, Зиннур Мансуров, Газинур Морат, Рәфкать Кәрами, Рафис Юныс, Флера Тарханова, Нәҗибә Сафина, Фарсель Зиатдинов, Мөдәрис Вәлиев,  Алабугадан шагыйрә Гөлзада апа Әхтәмова, курайчы һәм җырчы Тәлгать Зарипов, Фирдәвес әфәнденең якын туганнары, дуслары, Габделхак Хәлиловның балалары килгән иде.

Кичәне Кәрим Тинчурин театры артистлары Резеда Сәләхова белән Артём Пискунов алып барды. Алар Фирдәвес әфәнденең тормыш юлы белән таныштырып, язучының үзенчәлекле шәхес булуына басым ясады. Татарстан Мәдәният министрлыгының сәнгать бүлеге җитәкчесе Фирдәвес Хуҗинга Рәхмәт хаты тапшырды. Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов язучыны уңышлары белән котлады. Кичәдә Казан театр училищасы студентлары язучының “Декларация” әсәрен  сәхнәләштерде. Бу искиткеч мәҗлес тагын бер мәртәбә якташ язучыбызның чын язучылар сафына басуын дәлилләде.

Шулай итеп, якташ язучыбыз татар әдәбияты мәйданына юл алды. Аның иҗаты татар әдәбиятының олы юлыннан барган иҗтимагый яңгырашлы иҗатка әверелер, дип ышанасы килә. Чөнки ул иҗат иткән әсәр геройлары үзләре яшәгән чорга битараф булмаган, мәхәббәт һәм нәфрәтне сиземли, уйлана һәм уйландыра торган кешеләр!..

2015 елның апрель аенда  юбилярыбызның “Без белмәгән сугыш” дип исемләнгән чираттагы китабы дөнья күрде. Әсәрнең төп герое – сугышның башыннан ахырына кадәр төрле фронтларда кан койган, өч мәртәбә яраланып исән калган һәм туган авылы Юрашка исән-сау әйләнеп кайткан, 25 ел гомерен Юраш күмәк хуҗалыгын аякка бастыруга сарыф кылган, аны миллионер колхоз иткән өч медаль һәм III дәрәҗә Сугышчан Дан ордены белән бүләкләнгән якташыбыз, фронтовик, сугыш һәм хезмәт ветераны Мирзәхмәт Муллахмәт улы Муллахмәтов.

27 ноябрь көнне Алабуга районы Иске Юраш мәктәбендә язучының үзе һәм “Без белмәгән сугыш” әсәренең төп герое Мирзәхмәт Муллахмәтов белән очрашу кичәсе булды. Кичәгә шулай ук Юраш агрофирмасының бүгенге көндәге җитәкчесе – Хәлил Нуретдин улы, җирле үзидарә рәисе Ренат Юнысов та килгән иде. Кичә балаларның концерт номерлары белән үрелеп алып барылды. Әлбәттә, иң элек сүз кичәбезнең төп сәбәпчесе–  Мирзәхмәт бабайга бирелде. Ул балаларны, авылдашларыбызны үзенең тормыш юлы: сугыш алды еллары, сугыш чоры, сугыштагы батырлыклары, сугышта алган яралары, сугыштан соңгы авырлыклар, колхозны аякка бастырып, миллионер колхоз дәрәҗәсенә күтәрүе, авылга ике катлы мәктәп салдыруы турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Аннан сүз килгән кунакларга, мәктәп директорына һәм документаль бәян авторы Фирдәвес Хуҗинга бирелде. Алар янәдән бер мәртәбә әсәр героеның тыныч һәм сугыш вакытында кылган батырлыклары турында сөйләп уздылар, аңарга авыл халкы исеменнән зур рәхмәт белдерделәр.

Сугыш… Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион  кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган… Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән. Бу Җиңү зур корбаннар аша килгән һәм менә 70 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. 4 ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән газаплар гасырлар буена да онытырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек!

Әйе, бүгенге көндә иң аянычы: әби-бабаларыбыз белән бергә тормышның, тулы бер чорның мөнәсәбәтләре, кешеләре, туганлык җепләре өзелеп, өлкән буын халкыбызның тулы бер матурлыгы юкка чыгар кебек. Ә бит тормышның хикмәте, мәгънәсе, асыл сыйфаты – аның дәвамлы булуында, өзелмәвендә. Яшәү мәгънәсенең төсмере үзгәрсә дә, нигезендә буыннан-буынга күчеп килгән асыл сыйфатлар ята. Димәк, без өлкәннәребездән килгән асыл сыйфатларны үзебездә тәрбияләргә тиеш.

Фирдәвес Хуҗин әсәрләре, аның  геройлары укучыларда күркәм сыйфатлар, батырлык һәм ихтыяр көче, патриотизм хисләре тәрбиялиләр.

Бүген без татар әдәбияты тарихына һәм бүгенгесенә яңача карарга, аны яңача аңлатырга һәм бәяләргә кирәк дигән фикерне еш кабатлыйбыз. Нәрсәдән гыйбарәт соң ул яңа караш? Мөгаен, иң беренче чиратта, авторның үз алдына куйган максатын дөрес аңлап, әсәрне игътибар белән укый белүдә; нәтиҗәләрне дә бүген намусыбыз кушканча, икейөзләнмичә ясаудадыр. Икенчедән, әдәбиятның сәнгать дөньясы икәнлеген, аның үз кануннары, үз алымнары, үз мәгънәви чаралары булуын, әдәбият ул тормышны турыдан-туры кабатлау түгел икәнлеген истә тотып нәтиҗә ясарга кирәктер, мөгаен. Өстәвенә һәрбер язучының үз стиле, үз үзенчәлекләрен дә искә алсак, язучының күп әсәрләре көтелмәгән яки моңарчы әйтелмәгән яклары, мәгънәләре белән ачылып китә. 

Ә Фирдәвес Хуҗин иҗатына килгәндә, аның әсәрләрендә кеше күңеленең байлыгы, матурлыгы, рухының ныклыгы-чыдамлылыгы (бигрәк тә “Күкләр шаһит”, “Без белмәгән сугыш” әсәрләре геройларына хас бу үзенчәлекләр) күрсәтелә. Аның геройлары үлем белән йөзгә-йөз очрашып, киртәләрне, авырлыкларны, хәтта үлемнең үзен җиңеп, матур тормыш башлый.

Аларны укыган саен, тормыш офыклары киңәя, үзеңнең эчке дөньяңны күбрәк аңлый башлыйсың.

Клара ГАЙНЕТДИНОВА,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

Иске Юраш мәктәбе

 

 

 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus



Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: С начала 2024 года 140 тысяч женщин и новорожденных Московского региона получили услуги по родовым сертификатам

Отрытый конкурс красоты и таланта «Одна на миллион»

Владислав Овчинский: жители дома на Радужной улице начали переезд в новостройку по программе реновации

Певец Дмитрий Камский готовит к релизу новый сингл "Песня Земли"


Marc Jacobs FW-2024/25 (осень-зима 2024)

22 июля Всемирный день мозга. Отвечаем на популярные вопросы о когнитивных расстройствах

Наталья Страшнова стала ведущей программы «Формула Верхневолжья».

Россиян предпочли туркам: в Турции, в отеле забитом российскими туристами, сломались кондиционеры и отдыхающие начали со скандалом перетаскивать кровати в ресторан


Exclusive - Sayantani Ghosh expresses happiness as sets of her show Dahej Daasi shifted close to her home; says 'I've been manifesting this for quite some time now'

Actors Who Died With Unfinished Roles

Faculty of International Journalism and Mass Communications Eurasian International University is conducting an additional intake of applicants!

England U20 overpower France to be crowned world champions


Отрытый конкурс красоты и таланта «Одна на миллион»

Военные следователи провели рейд по бывшим мигрантам в Керчи

"Он очень больной мальчик": диаспора просит отпустить мигранта проломившего голову депутату Госдумы Матвееву.

В России почти за миллион продают Москвич-2141, простоявший в гараже с 1994 года


Conscript is an old school survival horror game where the horror is just that you're in World War 1

D&D's new 2024 Player's Handbook will have 10 species to choose from including goliaths, and drow will be closer to their Baldur's Gate 3 version

According to BioWare, Dragon Age: The Veilguard is the first entry in the series where "the combat's actually fun" and where characters are "intentionally" the focus of the storytelling, which seems pretty unfair on the first three games

Интервью AppTime с компанией Innova: релиз Gran Saga в России, внутриигровая оплата и «Масленица» в корейской MMO


Фотомагазин PYN: ваш надійний партнер у світлі та фотографії


Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: С начала 2024 года 140 тысяч женщин и новорожденных Московского региона получили услуги по родовым сертификатам

Бизнесмен вакцинировался от суда // Дело об особо крупной растрате рассмотрят в заочном режиме

Отрытый конкурс красоты и таланта «Одна на миллион»

Адвокат Горшков: арест блогера Била не остановит его от новых пранков




Умер актер и режиссер Владимир Королев

Прощай, ЕС! Россия будет поставлять газ в Иран по сверхмощному трубопроводу

Баранины наелись все! В Джидинском районе прошел гастрофестиваль

Неделя в Москве: театральный фестиваль, День Военно-морского флота и ловец снов


Зубр и Тургеневский дуб повысили туристическую привлекательность Орловской области у москвичей

Какой будет погода в Москве в течение недели?

Масштабный турнир прошел в Воскресенске в честь международного Дня шахмат

Свыше 1800 электробусов обслуживают столичные маршруты


Теннисистка Мария Шарапова снялась без макияжа и укладки

Рафаэль Надаль проиграл в первом финале тура ATP в преддверии своей последней Олимпиады

Тарпищев: Рублёву надо не играть, а заняться своим здоровьем

Шнайдер прошла в финал турнира WTA в Будапеште


Псковичка вошла в топ-10 конкурса «Мисс Россия»

"360": заплыв X-Waters пройдет на Рузском водохранилище

В Москве госпитализировали актрису Нину Гуляеву

Захарова посоветовала Макрону искупаться в Сене


Музыкальные новости

Основание памятника Рахманинову и площадку вокруг в Великом Новгороде ремонтируют впервые с 2009 года

Трек Насти Балакиной "Автопилот" набирает высоту в чартах

Релиз трека. Релиз новой песни. Релиз сингла. Релиз Музыкального альбома.

Лоза объяснил, почему не закрывает комментарии в соцсетях



Несколько авиарейсов в Томск задерживаются из-за тумана

Спортивные игры в СЛД "Москва-Сортировочная" филиала "Московский"

Отрытый конкурс красоты и таланта «Одна на миллион»

Филиал № 4 ОСФР по Москве и Московской области информирует: С начала 2024 года 140 тысяч женщин и новорожденных Московского региона получили услуги по родовым сертификатам


Отрытый конкурс красоты и таланта «Одна на миллион»

Воскресным утром в Пулково задерживаются 14 рейсов

Боец ММА Минеев победил Исмаилова на турнире по правилам бокса в Москве

Цены на аренду жилья в России выросли за год на 40%


За сколько часов можно научиться вождению транспортного средства?

Владимирская область и Москва подписали контракт о создании нового производства

Новый утильсбор в России изменит цены на автомобили

В первом полугодии россияне чаще всего приобретали онлайн и страховали по каско автомобили Lada, Kia и Hyundai


Путин утвердил ратификацию соглашения с Белоруссией о проспектах ценных бумаг

Bloomberg: В НАТО увидели новую угрозу в российских ледоколах

Что изменилось: как приобрести квартиру по льготной программе

Заинтересовавший Владимира Путина хит презентовали на радио





Секреты долголетия: 7 привычек долгожителей

22 июля Всемирный день мозга. Отвечаем на популярные вопросы о когнитивных расстройствах

Еще 2 детских сада и поликлинику построят в ЖК «Бригантина» в Долгопрудном

Бизнесмен вакцинировался от суда // Дело об особо крупной растрате рассмотрят в заочном режиме


Кличко отреагировал на снос усадьбы Зеленских в Киеве

Кличко: любой шаг Зеленского чреват политическим суицидом

Зеленскому придётся провести референдум, грядущие месяцы будут сложными для него, — Кличко

Политолог Зеленков: Зеленский понимает, что Трамп прекратит помогать Киеву


Экс-игрок Мостовой: в матче с "Акроном" я увидел обычный "Локомотив"

Спортивные игры в СЛД "Москва-Сортировочная" филиала "Московский"

«Спартак» проиграл в первом матче РПЛ под руководством тренера Станковича

Министр спорта Забайкалья принял участие во Всероссийском семинаре-совещании по вопросу перспектив развития спортивной отрасли в Москве


В Белоруссии заявили, что Лукашенко может помиловать некоторых участников протестов

«Мы заякорились». Лукашенко призвал найти пути сотрудничества с Евросоюзом

Александр Немец: из Пекина в Москву пришло жесткое указание "Вон из Беларуси!"



Собянин рассказал о жизни Московского международного дома музыки

Собянин: Началось строительство подъездной дороги к станции Кокошкино МЦД-4

Собянин рассказал о работе Московского международного дома музыки

Собянин: 24 объекта культнаследия восстановили инвесторы по городской программе


Очистные сооружения от завода «ТехВодПолимер»

Транссибирская магистраль | 12) Биробиджан

Станции зарядки электромобилей московского производителя могут появиться в Индии

Новый утильсбор в России изменит цены на автомобили


Псковичка вошла в топ-10 конкурса «Мисс Россия»

Масштабный турнир прошел в Воскресенске в честь международного Дня шахмат

Энергетики отремонтировали 1,3 километра ЛЭП в Воскресенске в июле

В Москве госпитализировали актрису Нину Гуляеву


АО «Транснефть - Север» обеспечивает надежность производственной инфраструктуры в четырех регионах

Собянин объявил о начале строительства станции метро "Рублево-Архангельское"

Спортсмен из сборной Архангельской области стал победителем масс-старте в Малиновке

В Архангельской области обнаружили ручную гранату времен Великой Отечественной войны


Выставка-признание «Жизнь как струна».

«Июльский зной». Цены на «однушки» в Симферополе сильно подогрелись, но не закипели

Бойцовые собаки чуть не растерзали женщину в Севастополе

В г.Геленджике состоялся Открытый чемпионат Краснодарского края по фланкировке казачьей шашкой, 2024г


Захарова посоветовала Макрону искупаться в Сене

Масштабный турнир прошел в Воскресенске в честь международного Дня шахмат

УМНЫЕ РЕШЕНИЯ ДЛЯ ПРОИЗВОДСТВЕННЫХ ПРЕДПРИЯТИЙ: ПРЕИМУЩЕСТВА ИСКУСТВЕННОГО ИНТЕЛЛЕКТА И 66-ЛЕТНЕГО ПРОИЗВОДСТВЕННОГО ОПЫТА

Псковичка вошла в топ-10 конкурса «Мисс Россия»












Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Рейтинг ATP. Рууд обошел Рублева, Берреттини вернулся в топ-50, Надаль поднялся на 100 строчек






На станции «Достоевская» появится первый в столичном метро пешеходный переход с траволаторами

Энергетики отремонтировали 1,3 километра ЛЭП в Воскресенске в июле

В Москве госпитализировали актрису Нину Гуляеву

Псковичка вошла в топ-10 конкурса «Мисс Россия»