Бабай озак яшәвенең серен ачты
Бу көннәрдә Зәйнең БөекВатан сугышы ветераны Валентин Гаврилович Макаров 90 яшен тутырды. Озын гомер итүче, район үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән өлкән кешеләрне өйләренә барып котлау матур бер традициягә әйләнде.
Валентин Гавриловичны да гомер бәйрәме белән яшьләр эшләре идарәсе каршында яшәү урыны буенча эшләүче “Юность” клубы әгъзалары котлады. Балалар аңа истәлекле бүләк тапшырды, котлау открыткасын укыды, бабайның озак яшәү серләрен белеште. Ветеран балаларның сорауларына тапкыр гына җавап та бирде. Минем кебек озак яшисегез килсә, елмаеп кына торыгыз, кешеләргә мөмкин кадәр яхшылык эшләргә тырышыгыз, күп итеп түгел, тәмен белеп кенә ашагыз, күп хәрәкәт итегез, сәламәт тормыш рәвеше алып барыгыз, диде ул, балаларны аркаларыннан сөеп. Бабай балаларның шундый игелекле гамәленнән бик канәгать калды.