Добавить новость
ru24.net
Все новости
Декабрь
2015

Кояш кызы Ләйсәннең уңышлары

0

Сабада яшәүче сәләтле биючебез-Кояш кызы Ләйсән Зарипованың уңышлары турында күңелле хәбәрләр ирешеп тора.

 Әле ноябрь аенда гына Мәскәүдә узган интеграцион иҗат коллективларының  Vнче «КОСМОФЕСТ 2015» фестивалендә лауреат исеме һәм иң зур бүләк- Гран-при алып кайтканнар иде. Һәм менә яңадан зур уңыш – шул ук  Мәскәү шәһәрендә узган «Inclusiv  Dance” III Халыкара хәйрия бию фестивалендә сәхнә дусты Альбина Фәтхриева белән 2 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Әлеге конкурсның дәрәҗәсе бик югары.  Быел анда Россиянең һәм Европа, Азиядән барлыгы 500 ләп кеше катнашкан. Фестивальгә мөмкинлекләре чикләнгән балаларның һәм өлкәннәрнең  педагоглары, хореографлар белән бергә дуслары, туганнары да килгән. Безнең Ләйсән белән Альбина дуэты бию башкарганда   залда алкышлар тынып тормаган. Сәхнәдәге көчле энергетика, дәрт, яхшы кәеф кызлардан әнә шулай тамашачыга күчкән. Танылган артистлар белән зур сәхнәләрдә чыгыш ясаучы, булачак хореограф Альбина да Ләйсәннең осталыгына соклануын яшерми:«Аның тырышлыгына, үҗәтлегенә таң калырлык. Бию хәрәкәтләрен үзе уйлап чыгара, кайвакыт мин аңа ияреп кенә барам. Ләйсән бик молодец кыз! Әлеге фестивальнең дә чын йолдызчыгына әверелде ул. Ләйсәнне шулай канатландырып, үсендереп торучы әнисе, алтын йөрәкле Рәмзия апага зур рәхмәт »,-ди.

Илмира Галимуллина.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович вышла в четвертьфинал парного разряда турнира WTA-250 в Румынии






Богатый состав и скрытая опасность: чем полезен сыр и кому его не стоит есть

Сергунина: Конференция по электронной торговле пройдет в Москве 17 февраля

Москвичку оштрафовали на 855 тысяч за покупку машины за наличные

Сотрудники СОБР «Столица» Главного управления Росгвардии по г. Москве провели плановые занятия по огневой подготовке на полигоне в Московской области