Өстәл теннисы буенча җиңүчеләр ачыкланды
Шушы көннәрдә 2004 елгы һәм яшьрәк кызлар, малайлар арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кысаларында балаларны сәламәтләндерү, белем бирү үзәге тренеры Александр Гурьянычев өстәл теннисы ярышлары үткәрде.
Ярышка 8 мәктәптән 25 укучы килгән иде.Малайлар арасында 1 урында–Инсаф Иминов (Күгәрчен мәктәбе), 2 нче дә Кирил л Пигалев (гимназия №1), 3 нче не Илназ Зәйнуллин (Күгәрчен мәктәбе) яуладылар.
Кызлар арасында исә 1 урынны–Ризәлә Хәлилова (Балык Бистәсенең 2 нче мәктәбе), 2 нче урында– Адилә Нуретдинова (Ямаш мәктәбе), 3 нче дә–Риана Шайхутдинова (Рус әшнәге мәктәбе) булдылар.
Командалар арасында беренче урында Балык Бистәсенең беренче гимназиясе (тренер А.Гурьянычев), икенче урынны Ямаш мәктәбе (тренер Алмаз Багавиев), өченче дә Күгәрчен мәктәбе ( тренер Хөснетдинов Марат) булдылар.
Фото: http://www.mirniy.ru/uploads/posts/2015-11/1446470630_tennis.jpg