Добавить новость
ru24.net
Все новости
Декабрь
2015

Әхәт САФИУЛЛИН: ВӘГЪДӘ – ИМАНМЫ?

0
Мәктәптә укыганда безгә: “Капиталистик җәмгыятьтә кеше кешегә – бүре”, – дип тукып килделәр. Инде үзебез чирек гасыр  шундый җәмгыятьтә яши торгач, моның дөреслегенә ышандык һәм  моңа һәр көн инанып яшибез. Нигә яшереп торырга, хәзер гади халыкка көн бетте, дип авыз тутырып әйтә алабыз.  Моны холык-рәвешебез генә түгел, көннән-көн начарлана барган яшәү дәрәҗәбез дә  раслый. Моны гади халыкның күпчелеге үз  кесәсендә тоеп яши. 
 
Тагын да куркынычы – вәгъдәсезлек, сүзнең кадере бик тә түбән тәгәрәгән чорда яшибез. Башка илләрдә ничектер, ә  Россиядә сүз белән вәгъдәнең тәңгәл килмәве күз алдында. Вак-төяк түрәләрнең  вәгъдәсезлеге, сүзләрен уйлап сөйләмәве турында әйтмим дә, хәзер бу хәл хәтта ил җитәкчелеге югарылыгында да  зур масштабка җитте. Алар да  сүзләренең асылын, мәгънәсен генә түгел, мөмкинлекләрен, әйткән сүзләре артында яткан гамәлләрен тормышка ашырып булу-булмавы турында уйлап җиткермичә,  күп очракта уйлап та тормыйча, бик ансат вәгъдә бирәләр. Моны кыскача чаманы белеп сөйләшү бетте, дип әйтергә була. Аерым кешеләр арасында да начар дип бәяләнгән мондый күренешнең ил дилбегәсен кулларында тоткан кешеләрдә дә күзәтелүе аерата борчый. Безнең халыкның сүзгә һәм аның аша белдерелгән вәгъдәгә карата бик  мәгънәле мәкаль һәм әйтемнәре бар. Әби-бабаларыбыз борын-борыннан ук: “Әдәп башы – тел”, “Телең белән фикер йөртмә, акылың белән фикер йөрт”, “Авызыңны җыеп сөйләш”, “Әйткән сүз – аткан ук”, “Вәгъдә – иман” “Вәгъдә – намус көзгесе” дигән һәм һәрдаим шуларны исләрендә тотып яшәгән, сүзләрен чамалап сөйләгән, вәгъдәне уйлап биргән. 
 
Ә хәзер вәгъдә бирү – көнбагыш чиерттергән шикелле генә: аны алдын-артын уйлап тормыйча, күзеңә карап әйтеп салалар. Соңгы вакытларда мәгънәсез шундый сүз-вәгъдәләрне үзем дә сүзләре җаваплы булырга тиешле кешеләрдән шактый ишеттем. Һәм аларның күзгә карап ялган булуы ачыклангач, аларга ышанычым да, хөрмәтем дә калмады. 
 
Ә менә ил җитәкчелегенең үз халкын зур һәм биек трибуналардан, телеэкраннардан, радиодан, матбугат битләреннән күрәләтә алдауларына ничек түзәргә? Ә бит бу хәл хәзер безнең илдә даими рәвештә дәвам итә.
 
Хәтерлисездер, Европа илләре һәм АКШ тарафыннан безгә (аннан соң без – аларга) санкцияләр кертелгәч, илнең Премьер-министры Д.Медведев, күзен дә йоммыйча, барлык россиялеләргә: “Без илдә бәяләр күтәрелүенә ирек бирмәячәкбез!” – диде. Бу бит район җитәкчесе түгел, илнең хөкүмәт башлыгы сүзе иде! Нәтиҗәдә ни килеп чыкты? Хәзерге яшәешебез моның халыкны оятсыз рәвештә алдау булуын раслады. Бәяләр һаман –  күп очракта бернинди сәбәпсез! – котырынып арта бара. Әгәр ялганнан да тайчынмый торган статистикабызга ышансак, ел башыннан бирле ул 11,2 процентка арткан. Ә чит илләрдә хәзерге кризис чорында бәяләр, киресенчә, төшә.  Димәк, безнең халыкның тормыш дәрәҗәсе начарлана бара: илдә соңгы бер ел эчендә генә дә  ярлылык чигендә яшәүчеләр саны  2,8 млн кешегә арткан. Бүген Россиядә 22,9 миллионга якын кеше яшәү минимумыннан ким эш хакы алып яши. Бездәге  ул “минимум”ның нәрсә икәнен һәркем белә –  ачка үлмәүне күз алдында тоткан акча гына ул. Әгәр безнең тормыш дәрәҗәсен Европа илләрендәге стандартлар буенча билгеләсәк, ил халкының яртысыннан күбрәген хәерче дип санарга тиеш булыр идек. Ләкин безнең – үз стандартыбыз!  Авыл карты әйтмешли, чит ил стандартлары безгә – нипачум!
 
Шунысы да бик аянычлы: Россия  халкы арасындагы тигезсезлек буенча  болай да дөньяда беренчелекне тота – халыкның 10 процентын тәшкил иткән байлар катламы ил байлыгының 87 процентына хуҗа. Димәк, ил халкының  90 проценты ил байлыгының нибары 13 процентына гына ия. Аек акыл белән уйлап карасаң, бу саннар илдәге хәлнең социаль яктан куркыныч дәрәҗәдә икәнен күрсәтә бит. Шушыннан  чыгып караганда да  Премьер-министрның үз сүзендә торуы, вәгъдәсен үтәве  халыкка бик тә кирәк  иде. Ләкин...
 
Нобель премиясенең  икътисад  өлкәсендәге быелгы  лауреаты Энгус Дитон кеше үзен яхшы яшәрлек дип санаган  эш хакын исәпләп чыгарган. Бу – елына 75 мең доллар икән. Безнең акчага күчергәндә, ай саен 380 мең сум. Америкада шундый эш хакы алып эшләүчеләр халыкның 47 процентын тәшкил итсә, бездә андый эш хакын  халыкның нибары 6 проценты гына ала. Аларның кемнәр булуын, кайларда эшләвен һәм нинди сарайларда  яшәвен күз алдына китерү авыр түгелдер.  Россиялеләр исә аена 380 мең сум түгел, 23 мең сум алып эшләүгә дә канәгатьләр икән. Тик бездә андый эш хакы алып эшләүчеләр дә күп түгел...
 
 Хәтерлисездер, Д.Медведев ил президенты булып торганда: “Илнең нефть энәсендә утыруы – тупик ул”, – дигән иде. Бик дөрес сүзләр иде бу һәм ул бу өлкәдәге хәлне төзәтергә, илнең башка тармакларын да үстерергә кирәк дигән вәгъдә  булып та яңгыраган иде. Ләкин ул... яңгырап кына калды,  икътисадыбызда берни үзгәрмәде: һаман нефть торбасын “сава” тордык.   Нәтиҗәдә хәзер без шул тупикта утыра бирәбез. Димәк, ил президентының бу сүзләре заманында Н.Хрущевның биек трибунадан “Егерме  елдан соң совет халкы коммунизмда яшәячәк!” дигән буш вәгъдәсе кебек булып калды. Хәзерге тупикның безгә нинди “бүләк” алып килүен тоеп яшибез. Әйтик, пенсияләрнең сатып алу сәләте кимүе 2016 елда Россиядәге халыкның 40-45 процентына кагылачак. Ил җитәкчелеге, белүебезчә, икенче елда пенсияләрне нибары 4 процентка гына индексацияләячәк. Ә инфляция инде бүгенге көндә үк 11 процент тирәсе, хөкүмәт фаразы буенча ул  ел ахырына  12,2 процент, ә экспертлар сүзенә ышансак, аннан да артып китәчәк. Нефть ил халкын ялкауландырып, ә ил җитәкчелеген бишектә тирбәтә-тирбәтә йокыга талдырды, ул нефть акчаларыннан башканы күрүдән туктады. Чимал сатып яшәү илне бик аяныч хәлгә китереп җиткерде. Совет заманындагы завод-фабрикалар, гомумән, җитештерү предприятиеләре үз ресурсларын эшләп бетерде, искерде, ә яңаларын төзү турында уйламадык, киресенчә, 12-15 ел буе булганын да явызларча җимерә бирдек. Тупик шулкадәр тупыйк булып чыкты ки, автобус­лар йөртергә шоферларыбыз, самолётларны очырырга очучыларыбыз калмады – аларны әзерләү турында искә дә кермәгән!! 
 
Күп өлеше ярлылык чигендә көн күрүче пенсионерларның яшәешен тәэмин итәргә тиешле пенсия мәсьәләсенә тукталмыйча булмый. Ил бик картайды, 2015 елда  картлык пенсиясе алучылар - 34 млн 422 мең кеше, ә 1981 елда илдә 19 млн 540 мең пенсионер булган. Бу эшләүчеләр саны кими бара, дигән сүз. Шуңа күрә әледән-әле пенсиягә чыгу яшен арттыру турында сүзләр күтәрелеп тора, пенсиягә чыккан кешеләрнең үз эшләрен дәвам итүләре хуплана. Бүген 15 миллионга якын пенсионер эшли, чөнки ил буенча уртача 13900 сум (220 доллар) булган пенсиягә яшәү гаять читен. Бик авыр кризистан соң хөкүмәт пенсияләрен бераз киметергә мәҗбүр булганнан соң да Греция пенсионеры аена 950 доллар (бездәгедән 4,3 тапкыр артык) пенсия ала. Ә Россиядә 6-8 мең пенсия алучылар да шактый. 
 
Ә бездә пенсионерларның эшләвен хуплаган хөкүмәт, эшләп йөргән шул 15 млн кешенең  пенсиясен индексацияләмичә, пенсия фонды акчасын янга калдырырга җыена.  Эшлисең икән, эш хакың өстенә алган пенсияң шунсыз да җитеп торыр! Моңа ышанасы да килми, ләкин бу законның тиздән гамәлгә ашуы бик мөмкин. Тик моның кая алып чыгасын уйлаучы  булмаган, мөгаен. Аның көткәннең кире нәтиҗәгә китерәчәге көн кебек ачык: алар эш хакын конвертта ала башлаячак, димәк, алардан пенсия фондына  акча күчерелмәячәк. Уртача һәм кече бизнес белән шөгыльләнүне хуплаган хөкүмәтебез, үз сүзенә үзе каршы килеп, аларга салымны  күтәргәч, ни килеп чыкканын күреп тордык: аларның яртысы диярлек үз эшләрен ташлады, нәтиҗәдә хөкүмәт алардан салымны күтәргәнче кергән акчаны да җыя алмады. Халык: “Күпне көткән аздан да коры калган” – дип тикмәгә әйтми ул.
 
Кеше, ил җитәкчеләре бигрәк тә, һәр сүзен үлчәп, халык әйтмешли, авызын җыеп сөйләшергә тиеш. Ниндидер сәбәпләр аркасында – әллә тиешле әдәп җитми, әллә безгә ни сөйләсәк тә ярый дип инану комачаулыймы, – ил җитәкчелеге бу мәсьәләдә дә чаманы белми. Барыбыз да хәтерлидер, 2012 елда В.Путин, чамасын онытып, Чечнядагы террор мәсьәләсендә: “Без аларны (ягъни террорчыларны. – Ә.С.) бәдрәфтә дә манчыйбыз!” – дигән иде. Шуннан соң күп тә үтмәде террорчылар Мәскәүнең “Норд-Ост” театр үзәгендә безнең ничә йөз кешебезне тотык итеп алды һәм аларны коткарганда шактый кеше һәлак булды. Беренчедән, ул әйткән мондый сүзләр һич тә президент авызыннан чыгарга тиеш түгел иде, икенчедән, әйткән сүзең гамәлең белән тәңгәл килсен!
 
Сүз һәм вәгъдә тормышта кулга-кул тотынып яшәргә тиеш. Шуңа күрә әби-бабаларыбызның “Вәгъдә – иман”  дигән сүзләрендә  зур мәгънә ятуын онытмасак иде. Бүгенге көндә, кызганыч, алар чын мәгънә-асылларын җуя бара. Хәтта ил  масштабында һәм хәтта югары даирәләрдә дә! Ә имансыз килеш бер генә рәтле эш тә майтарып булмый. 



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Юбилейный фестиваль «Лица улиц» пройдёт в Екатеринбурге

В Москве прошла четвертая международная премия в области архитектуры, строительства и дизайна The Fashion Home & Interiors Awards

Gayazov$ Brother$ в Зеленом театре ВДНХ! Like FM дарит билеты

В Marins Москва Пражская остановились участники международного турнира по гандболу


The 5 biggest global business rivalries to watch, and how their outcomes will shape the future

OpenAI launches GPT-5, its most powerful AI yet—will it be enough to stay ahead in today’s ruthless AI race? 

Cameroon star has said yes to Man Utd transfer but Red Devils face hurdle

Jovic set for new opportunity after leaving Milan as free agent


Белые сны Турчасово...

В Курской области росгвардейцы задержали нетрезвого водителя

juvenile. Bluebird - cлеток, Восточная сиалия

Gayazov$ Brother$ в Зеленом театре ВДНХ! Like FM дарит билеты


Mafia: The Old Country получила положительные оценки в Steam

DeepMind CEO makes big brain claims, saying AGI could be here within 'five to 10 years' and cause humanity to experience widespread change that's '10 times bigger than the Industrial Revolution, and maybe 10 times faster'

Обзор на мобильную версию A Game About Digging A Hole

Находи идеальные места для персонажей-фигурок в «Is This Seat Taken?»



«REC. Гран-При Авторадио»: гонка на выносливость снова в Москве

ГК «КОРТРОС» — в числе лидеров страны по объему ввода жилья

Наталья Рудик назначена директором по продуктам ERM и BPM в компании «НЕКСТБИ»

Стало известно, как выглядит любимая квартира Татьяны Булановой




Gayazov$ Brother$ в Зеленом театре ВДНХ! Like FM дарит билеты

Ирена Понарошку рассказала о любви к людям и книгам

Велоспорт для всех: начни вместе с ENERGY

Лукашенко заявил, что не намерен выдвигаться на новый президентский срок


В "Эдем" по осени

На западе Москвы 9 августа закроют движение автомобилей

В Москве накрыли банду иностранных специалистов, вербовавших других мигрантов в террористическую организацию

ZAPOLYA вернулась с романтичным синглом и запоминающимся припевом.


Андреева сохранила за собой пятое место рейтинга WTA

Потапова вышла во второй круг турнира WTA в Цинциннати

Осака впервые с 2022 года сыграет в финале турнира WTA 1000

Рублёв проиграл Фрицу в 1/4 финала турнира ATP в Торонто


«REC. Гран-При Авторадио»: гонка на выносливость снова в Москве

В "Эдем" по осени

Мошенники стали рассылать через "Телеграм" ложные боты

Лукашенко заявил, что Путин не кровожадный


Музыкальные новости

Страну не любит, но дом не продает: Макаревич скрывает недвижимость в России

Оззи Осборн скончался от инфаркта: похоронен в саду своего особняка

Продвижение в TikTok для Певцов, Музыкантов, Артистов.

Суд в Москве вновь взыскал долг по взносам на капремонт с Тимати



При участии спецназа Росгвардии в Москве задержаны 300 нарушителей миграционного законодательства (видео)

Наталья Рудик назначена директором по продуктам ERM и BPM в компании «НЕКСТБИ»

Стало известно, как выглядит любимая квартира Татьяны Булановой

«REC. Гран-При Авторадио»: гонка на выносливость снова в Москве


Спецназ Росгвардии провел урок мужества для детей из ЛНР

«Навсегда в наших сердцах»: Нюша рассказала о потере бабушки

Президент ОАЭ на русском языке рассказал о прошедшей встрече с Путиным

Президент ОАЭ Аль Нахайян на русском языке прокомментировал встречу с Путиным


В каких городах России популярен Haval Jolion

НПС завершил проходку подземного перехода под МЦД-3

В Москве пара в масках и с пистолетом ограбили почту и похитили 4,8 млн рублей

Иногородним пользователям каршеринга в Москве придется пройти верификацию на mos.ru


Эксперт рассказал причины, по которым Запад и Киев пытаются вмешаться в переговоры между Путиным и Трампом

Трамп выступил перед журналистами в Белом доме

Трамп без давления: встреча с Путиным вызвала недовольство в ЕС

Президент ОАЭ на русском языке рассказал о прошедшей встрече с Путиным





Пластический хирург Софья Абдулаева: для чего нужна искусственная кожа и чем она может помочь

Врач-офтальмолог Кирилл Светлаков: первые симптомы конъюнктивита - когда стоит обращаться к врачу

Собянин: В Коммунарке открылся новый филиал поликлиники «Троицкая»

В библиотеке №183 им. Данте Алигьери с сентября начнут работу новые группы программы «Московское долголетие»


Трамп опроверг, что ставит условием встречи с Путиным контакты руководства России с Зеленским

Зеленский признал, что Киев не сможет вернуть территории военным путем

В Киеве пришли в ярость после слов Зеленского об СВО

Трамп может вынудить Владимира Зеленского пойти на уступки в переговорах


Чемпионат по самбо среди военнослужащих Росгвардии прошёл в Грозном

Казанцы дадут бой армейцам в Москве? ЦСКА — «Рубин»: прогноз и ставка

Форум-фестиваль «Москва 2030» подготовил насыщенную программу на 9 и 10 августа

«REC. Гран-При Авторадио»: гонка на выносливость снова в Москве


Лукашенко заявил, что у России и Белоруссии достаточно вооружения для ведения боевых действий

Лукашенко: Белоруссия не договаривается с США за спиной у России

Путин и Лукашенко поговорили по телефону о переговорах между Россией и США

Лукашенко рассказал об отношениях с Китаем



Собянин открыл электродепо «Столбово» Троицкой линии метро

Собянин объявил о новых правилах для пользователей сервисов аренды автомобилей

«Поехали!» Собянин открыл новую развязку рядом с «Корниловской»

Собянин: В Коммунарке открылся новый филиал поликлиники «Троицкая»


В пятницу на большей части Подмосковья ожидается II класс пожарной опасности

В течение суток в России ликвидировали 47 природных пожаров

РЭО установил «Зеленый фургон» на ТимФесте в Москве

Туроператоры не зафиксировали обращений россиян после селевых потоков в Абхазии


В Москве накрыли банду иностранных специалистов, вербовавших других мигрантов в террористическую организацию

Dojo от Tesla: суперкомпьютер накрылся "медным тазом". Маск разогнал команду проекта: детали несостоявшейся инновации

В Калугу привезли частицу мощей святителя Тихона

Мошенники стали рассылать через "Телеграм" ложные боты


В Алтайском крае не будут проводить проверку на предмет чрезмерного роста тарифов на ЖКУ

Защищённый планшет промышленного класса Saotron RT-W11

Коми, Камчатку, Архангельскую, Иркутскую, Калужскую, Костромскую, Курскую, Свердловскую и Оренбургскую области эксперты отнесли к регионам, где на осенних выборах "протестный потенциал выше среднего", говорится в докладе...

Чёрный день календаря. 8 августа: Архангельская трагедия. Как ошибка пилота погубила рейс Як-40


Компания «Гранд Сервис Экспресс» информирует об изменениях в курсировании некоторых поездов «Таврия» с осени 2025 года

Аренда квартир в июле 2025 года: за сколько можно снять жильё в Симферополе и Севастополе?

Семь поездов задерживаются на Кубани из-за падения обломков БПЛА между станциями Величковка и Ангелинская, там пропало напряжение контактной сети

Поезда в Крым меняют маршруты и график


В "Эдем" по осени

В Москве накрыли банду иностранных специалистов, вербовавших других мигрантов в террористическую организацию

Стало известно, почему на самом деле скончался сын Ирины Безруковой, и при чем тут секта

«REC. Гран-При Авторадио»: гонка на выносливость снова в Москве












Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Александрова снизилась в рейтинге в борьбе за титул WTA






В Калугу привезли частицу мощей святителя Тихона

Мошенники стали рассылать через "Телеграм" ложные боты

В Москве накрыли банду иностранных специалистов, вербовавших других мигрантов в террористическую организацию

В "Эдем" по осени