Китапханәләр дуслыгы
![](http://www.madanizhomga.ru//images/stories/images/15-47-05-1.jpg)
Россия Милли китапханәсе - дөньядагы иң зур китап мәгарәләре бишлегенә керә, аның фондларында 38 миллионга якын данәдә китап, газета-журнал нөсхәләре саклана. Петербурглыларның Милли китапханә көннәрен Казанда башлап җибәрүе һич очраклы түгел. Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев белдергәнчә, республика китапханәчеләренең Россия Милли китапханәсе белән хезмәттәшлеге бик күптән бара. 150 ел элек, Казанда китапханә ачылганда, эшне петербурглылар тәҗрибәсен өйрәнүдән башлап җибәргәннәр. Петербург басмаханәләрендә бик күп татар китаплары, шул исәптән, беренче татар газетасы “Нур” нәшер ителгән. Республикада совет китапханәләре ачыла башлагач та, хезмәткәрләрне Ленинград мәдәният институтында укытып кайтарганнар. Татарстан Милли китапханәсе директоры Сөембикә Җиһаншина да гасыр ярым элек булдырылган бәйләнешләрнең елдан-ел ныгый баруын ассызыклады.
![](http://www.madanizhomga.ru//images/stories/images/15-47-05-2.jpg)
Фондтагы иң борынгы татар телендәге китап – 1779 елда Россия империясе губерналары белән идарә итү өчен учреждениеләр турында Екатерина II Указы. Биредәге басмалар арасында сәнгатебезгә, мәдәниятебезгә, тарихыбызга кагылышлы сирәк ядкәрләр хәтсез. Әйтик, 1915 елда Нәманган шәһәрендәге “Исхакия” басмаханәсендә дөнья күргән “Танылган җырчы Камил Мотыйгыйның концерт программасы яки либретто” дигән мәҗмуга аның зур портреты белән бирелүе белән дә кызыклы. Милли әдәбият бүлегендә шулай ук 1914 елда Камил Бәширов эшләгән һәм нәшер иткән “Казан - кесәдә” дигән белешмәлек һәм юл күрсәткеч китапчыкны да күрергә мөмкин. Биредә бертуган Кәримовлар сәүдә йортының Оренбургтагы бүлекчәсендә чыгарылган граммофон һәм патефонда уйнату өчен татар җырлары тәлинкәләренең тулы каталогы да саклана. Бу бүлектәге заман матбугаты һәм әдәбияты белән күбрәк өлкән яшьтәгеләр кызыксына. Китапханә Санкт-Петербургтагы татар җәмгыяте белән дә тыгыз элемтәдә эшли, танылган милләттәшләребезгә, татар дөньясына кагылышлы әһәмиятле даталар да игътибарсыз калмый.
Әлбәттә, китапханәләр бүген дә халыкка гыйлем алу, мәгълүмат туплау урыны булып хезмәт итә. Россия Милли китапханәсе директоры Антон Лихоманов билгеләп үткәнчә, киләчәктә илне алга алып барырга тиешле яшьләр нәкъ менә шушы мәгърифәт алу йортларына йөри, белем туплый. Санкт-Петербургның төп китапханәсенә елына бер миллионлап кеше килә, укылган китаплар саны дистә миллионга җитә. Электрон китапханәдән файдаланган алты миллион укучының 70 проценты - яшьләр.
Петербурглылар шулай ук “Татарстан: тарих сәхифәләре” дигән күргәзмә дә алып килгән иде. Ул аеруча зур кызыксыну уятты сыман. Анда Татарстанның инкыйлабка кадәрге сәяси-административ бүленеше һәм этнографиясе күрсәтелгән дистәгә якын карта куелган. Беренче карта 1792 елда, патша Екатерина II фәрманы белән Казан губернасы Казан наместниклыгы итеп үзгәртелгәч төшерелгән булган.
1870 елгы Казан губернасы халкы картасы - тарихчылар һәм этнографлар өчен үзе бер хәзинә. Картада губерна халкы милләтләре буенча аерып күрсәтелгән, авыл–шәһәрләр, алардагы мәчетләр билгеләнгән. 1859-1860 елгысында торак пунктлар Казан губернасында яшәүче халыкларның тоткан диннәре буенча тәгаенләнгән. Беренче фотоаппаратлар барлыкка килгәч төшерелгән сурәтләр һәм открыткалар куелган экспозициядән дә аерылып булмый, борынгы Казан күренешләрен караган саен карыйсы килә.
Россия Милли китапханәсе делегациясе Татарстандагы хезмәттәшләренә бик тә кадерле бүләк – аерым дискларда Закир Рәмиев иганәсендә дөнья күргән, мөхәррире Ризаэддин Фәхретдин булган “Шура” һәм 1907 елда Петербургта нәшир Габдерәшит Ибраһимов чыгарган “Наҗәт” журналларының электрон күчермәләрен тапшырды.
Сөембикә КАШАПОВА.