Добавить новость
ru24.net
Все новости
Декабрь
2015

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

0
5  декабрь  (шимбә).   Сәфәр  аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 0.48 сәгатьтә калка, 12.59 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.19 сәгать.
 
Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Яңа йорт төзи башларга була. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк.
 
Баллы суган
 
Атеросклероз булганда, 1 әр баш суган һәм сарымсакны вак кына турыйлар, 4 аш кашыгы бал кушып болгаталар, 1 сәгать төнәтәләр, ашарга ярты сәгать кала 1 әр аш кашыгы кабалар. Кан тамырларына утырган холестерин төеннәреннән котылу өчен, 1 стакан вакланган сарымсакка 2 стакан бал кушып болгаталар да, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1 әр чәй кашыгы кабалар. Дәва курсы – 1 ай. Аннары 1 стакан вакланган суганга 1 стакан бал кушып, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1 әр чәй кашыгы кабалар. Яки 1 чәй кашыгы катнашманы ярты стакан сөткә салып, шулай ук көненә 3 тапкыр эчәләр. Дәва курсы – 1 ай.
 
6 декабрь (якшәмбе).  Сәфәр аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 1.54 сәгатьтә калка, 13.19 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.16 сәгать.
 
Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.
 
Холестеринны киметү
 
Кандагы начар холестерин микъдарын киметү өчен, 100 грамм борчак яки фасольне төнгелеккә суга салып калдыралар, иртән суын яңага алыштырып, пешерәләр, икегә бүлеп ашыйлар. Дәва курсы – 21 көн. Яисә көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 5-6 кызыл миләш ашыйлар. 4 көн дәвалангач, 10 көн ял итәләр, аннары тагын 4 көн миләш белән сыйланалар. Яки 1 килограмм лимон согын сыгып, 200 грамм изелгән сарымсакка кушалар, салкынча караңгы урында 3 көн төнәткәч, 1 аш кашыгын ярты стакан суда болгатып, көненә 1 тапкыр эчәләр.
 
7 декабрь (дүшәмбе).  Сәфәр  аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 3.00 сәгатьтә калка, 13.40 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.15 сәгать.
 
Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны һәм төрле кичерешләрне кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирелүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяклар зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.
 
8 декабрь (сишәмбе).  Сәфәр  аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 4.06 сәгатьтә калка, 14.04 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.13 сәгать.
 
Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.
 
Лимон йөрәкне ныгыта
 
Йөрәк мускулын ныгыту өчен, көн саен кабыгы белән бер лимон ашарга кирәк. Лимонны яхшылап юып, кайнар суга салып алалар. Турап, шикәр сибәләр, көн дәвамында ашап бетерәләр.
 
9 декабрь (чәршәмбе). Сәфәр аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 5.12 сәгатьтә калка, 14.32 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.11 сәгать.
 
Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.
 
Гемоглобинны күтәрү
 
Йөзем, күрәгә, кара җимеш, әстерхан чикләвеген тигез микъдарда кушып, иттарткычтан чыгаралар, аз гына бал кушалар, көненә 6 аш кашыгы ашыйлар. Яисә 4 тукранбаш чәчәген ярты стакан кайнар суда ярты сәгать төнәтәләр, көненә 3 тапкыр ашар алдыннан эчәләр. Дәва курсы – 1 ай. Көненә 300-400 миллилитр яңа сыгылган кишер согы эчү дә файдалы. 1 аш кашыгы чөгендер согына шулкадәр үк бал кушып, көненә 3 тапкыр эчү дә уңай нәтиҗә бирә.
 
10 декабрь (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 6.17 сәгатьтә калка, 15.05 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.09 сәгать.
 
Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.
 
Кабак һәм алма
 
Ашказаны согы эшләнүне көчәйтү өчен, зур яшел алманың кабыгын әрчеп, угычта уалар, шуңа 300 грамм уылган чи кабак, 1 әр чәй кашыгы лимон согы һәм бал кушып болгаталар да, иртән ач карынга ашыйлар.
 
11  декабрь (җомга).  Сәфәр аеның   29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Укчы йолдызлыгында, 7.19 сәгатьтә калка, 15.47 сәгатьтә бата. 14 сәгать 30 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 7.08 сәгать.
 
Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арыганчы эшләргә, артык кайнар ризыклар ашарга ярамый. Бүген авырый башлаган кеше озак чирләячәк. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.
 
Сарымсаклы күмәч
 
1 күмәч (батон), 100 әр грамм уылган сыр һәм атланмай, 3 бүлем сарымсак, яшел укроп һәм петрушка кирәк. Сарымсакны изеп, йомшартылган май, уылган сыр, вак туралган яшел тәмләткеч үләннәр белән кушып болгаталар. Күмәчтә аркылы кисемнәр ясап (аскы ягын кисмичә калдырып), телемнәр арасына эчлекне тутыралар, фольгага төреп, 200 градуслы газ миченә 20 минутка куялар. Аннары фольганы ачып, күмәчнең өстен 5 минут кызартып алалар.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Касаткина проиграла американке Крюгер во втором круге турнира WTA в Абу-Даби






Новая военно-патриотическая выставка «Южный форпост России» начала свою работу в Серпухове

Произведения 70 мастеров представят на выставке в Музее русского импрессионизма

В Москве на видео попал расплющенный после аварии автомобиль

Десятки человек заблокированы в горящем здании в Москве: что известно