Добавить новость
ru24.net
Все новости
Декабрь
2015

Яңа ел алды фотоконкурсы дәвам итә

0

Яңа ел бәйрәме ул – матур итеп бизәлгән чыршы, мандарин исе, бүләкләр, сабыйларның Кыш Бабай белән күрешүе, ә иң  беренче чиратта бу бәйрәм – күңелдә туган матур хисләр, яхшылык, игелеккә ышаныч һәм барысы да яхшы булачакка өмет. Шуңадыр, мөгаен, без кырык эшне читкә куеп булса да, өйне, эш урынын бизәргә, үз-үзебезнең күңелебезне күтәрү өчен кечкенә булса да матур гамәлләр кылырга тырышабыз.  “Якты юл” газетасы редакциясендә дә һәрвакыт ыгы-зыгы –Тукай районы, анда яшәүчеләрнең хезмәте, тормышы  турында мәкаләләр әзерләүдән тыш, төрледән-төрле вак-төяк мәшакатьләре җитәрлек була.  Шулай да, безнең хезмәткәрләр, ел саен, декабрь аенда бүлмә бизәргә вакыт табарга тырыша.  Узган елны алар, мәсьәлән, тәрәзәләргә менә шундый гаҗәеп сурәтләр төшереп, кергән-килгән һәркемне сокландырды, шаккаттырды.

Соңрак сезне быелгы бизәлгән бүлмә фотолары белән дә таныштырырбыз әле. Ә әлегә исегезгә төшерәбез, Яңа ел алды фотобәйгесе дәвам итә, катнашырга ашыгыгыз. Беренче катнашучыбыз белән монда танышырга мөмкин. Үз кулыгыз белән ясалган – бәйләнгән, тегелгән, ябыштырылган, өреп кабартылган, пешерелгән бәйрәм бизәкләрен ясап, фотога төшереп, безнең электрон почтага юлларга кирәк: yakti.ul76@gmail.com

Җиңүчене язма астындагы комментарийлар саны буенча билгелиячәкбез. Иң күп фикер саны иясен бүләк көтә!




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Екатерина Александрова

«Реал» обыграл «Манчестер Сити» в ЛЧ, Александрова победила Соболенко. Главное к утру






Багреева: столичные проекты получили медали международной выставки инноваций

В Москве началась церемония прощания с Олегом Стриженовым

Выставку детского творчества «Защитниками Отечества — гордимся!» открыли в Солнечногорске

Бастрыкин потребовал отчет о проверке отравления слойками с ртутью в кафе «Мельница» в Москве