Әлмәттә ялган хәмергә, «фанфурик»ларга каршы көрәш туктамый
Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль бүлеге хезмәткәрләре республика территориясенә Казахстаннан кертелүче ялган аракыга һәм халык телендә «фанфурик» дип йөртелүче сыеклыкка каршы көрәшүен дәвам итә.
Ноябрь аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре Әлмәттә яшәүче бер адәмнең автомобилен туктатып, аннан 47 литр Казахстан аракысы табып алалар. Продукция тартып алына, административ тикшерү бара.
Шуны белеп торырга кирәк, Казахстаннан кертелүче хәмернең тиешле документлары булмый, димәк, ул тикшерелмәгән продукция һәм сатып алучы аның белән агуланырга да мөмкин.
«Фанфурик»ларга килгәндә, аның сатылу нокталарын тикшерәләр. Бу хакта территориаль органга гражданнар да хәбәр иткәли. Аны яратучыларны иртә үлемнән саклап калу өчен бу продукциянең гомумән сатылмавына ирешергә кирәк. Әлеге сыеклык эчәр өчен билгеләнмәгән – шуны истә тотыгыз!