Казанда сәер букча аркасында лицейдагы укучыларны эвакуацияләгәннәр
149 нчы лицейда белем алучы барлык укучыларны эвакуацияләгәннәр. Әлеге белем йорты Совет районында – Чишмәле 5 адресы буенча урнашкан.
Әлеге хәбәрне лицей директоры Фирдәүз Вафина да раслаган. "Полиция хезмәткәрләре эшли, эт белән кинолог та киләчәк, – дигән ул. – Инструкция буенча эш иттек".
Укучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре күрше 156 нчы мәктәпкә чыгарылган. Әлеге лицейда 945 укучы белем ала, 62 укытучы эшли.
Intertat.ru