Кар, юеш кар ява һәм томан төшүе көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 4 декабрьдә, болытлы, төнлә аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республикада төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда бераз кар, көндез юеш кар явуы көтелә. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Юлларда бозлавык саклана. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыш тарафтан уртача тизлектә җил исә.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә – 5-10, көндез – 1-6 градус салкын булачак.
Әлмәттә исә төнге сәгатьләрдә 4-6 градуска кадәр салкынайта. Көндез – 1-4 градус салкын булачак.