Тибет медицинасы киңәш итә
Яңа савылган сөт – көн саен ярты стакан эчәргә кирәк.
Күрәгә – физик көчне арттыра дип санала.
Балык ашы – һәркем өчен файдалы, авырудан сәламәтләнеп килючеләргә аеруча шифалы. Балыкта микроэлементлар, бигрәк тә натрий, фосфор күп.
Чикләвек, йөзем, сыр – баш авыртуын, арганлыкны бетерә, йөрәкне һәм нерв системасын ныгыта. Бавыр авырулары булганда бик шифалы. Бер ашаганда 30 г чикләвек, 20 г йөзем, 20 г сыр ашарга кирәк.
Эремчек – атеросклероз, йөрәк, бавыр авыруларыннан бик шифалы.
Мүк җиләге – гастритны дәвалый.
Каен җиләге – бавырдагы ташлардан котылырга ярдәм итә. Көнгә 6 мәртәбә яртышар стакан җиләк ашарга тырышыгыз.
Алма – падагра, кан тамырлары склерозыннан файдалы.