Биектау авылнда Әдәбият елына багышланган "Китап-тамада" дип аталган бәйге үтте
Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә...
Шул вакытта мин кулыма китап алам
Аның изге сәхифәләрен актарам.
Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,
Шуннан гына дәртләремә дәрман табам.
Әдәбият елына багышланган "Китап-тамада" дип аталган бәйгебез бөек Тукаебызның "Китап" шигыре белән башланып китте.
Быелгысы елны китапханәләребездә әдбият елы уңаеннан, балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә күп төрле чаралар үткәрелде.
Киләчәгебез бүгенге яшьләрдән тора, дигән гыйбарәне күздә тотып, Шомбыт һәм Биектау мәктәбенең 9-11 сыйныф укучыларын Яңа-Сала авылы китапханәсенә җыйдык.
Сер түгел, хәзерге вакытта үсеп килүче буын күбрәк компьютерда утыруны өстен күрә, китап укырга бик атлыгып тормый. Классикадан , гомумән ерак тора. Алар аның белән шул әсәргә нигезләнеп төшерелгән фильмнар аша гына таныш яки мәктәп-вуз программасы таләп иткәнгә күрә интернеттан кыскартылган вариантын укып чыга. Нәтиҗә ясап әйткәндә, кыштырдап торган кәгазь китаплар яшьләр кулында, әкренләп, гайре табигый күренешкә әверелеп бара. Без күнеккән китапларны заманча гаджетлардагы заманча электрон китапханәләр, аудиобасмалар алмаштыра. Начармы-юкмы-монысын инде киләчәк күрсәтер. Минемчә, иң мөһиме уку. Кәгазь китап укыйсыңмы яисә электрон китапмы, моның әһәмияте юк. Урта һәм өлкән буын,электрон китаплар уңай булса да. нишләптер, кәгазь китаплар укырга рәхәт, җанга якын, диләр.
Бүгенге көндә заманча китапханәләрнең бурычы- китап укуга кызыксынуны арттыру, китап укуны гадәткә кертү. Шул максаттан китапханәләрдә күп төрле яңадан-аңа чаралар үткәрелә. Бүгенге кичәбез дә- шуның ачык мисалы.
Кичәбезнең максаты Биектау һәм Шомбыт мәктәбе укучыларын китаплар хакында ачыктан-ачык сөйләшеп, әдәбиятка булган фикерләрен белү, рус һәм татар әдәби һәм классик әсәрләр хакында белемнәрен тикшерү иде. Кичәбез бәйге формасында алып барылды. Бәйгене Яңа-Сала һәм Биектау авылы китапханәчеләре алып барды. Кичәгә ике як команданың да укытучылары чакырылган иде. Алар укучыларның белемнәрен бәяләделәр. Кичәдә б
арлык төр бәйгеләр дә китап белән бәйләнгән иде. Ике команда да үзләре белән әдәби телдә таныштырдылар. Шомбыт мәктәбе командасы "Тукай оныклары" исемен сайлаган. Бу командада Зөлмиева Язилә, Мингалиев Адель, Шәрәфиев Илназ көч сынашты. Биектау мәктәбе командасы "Дуслык" исемен сайлаган. Бу командада Галимова Айсылу, Вәлиева Энҗе, Хәбибуллина Айзилә көч сынаштылар. Командалар бер-берсен сәламләгәннән соң, шиъгри бәйге үткәрелде. Ике команда да Тукай иҗатына өстенлек биргәннәр. Зөлмиева Язилә һәм Галимова Айсылу сәнгатьле итеп "Карлыгач" һәм "Әллүки" шигырьләрен укыдылар. Икенче бәйгебез портретлары буенча язучыларны тану иде. Бу бәйгедә дә сынатмадылар кызлар, егетләр. Блиц-сорауларга да төгәл җавап бирделәр, күзне бәйләп китап рәсеме дә ясадылар. Әдәби турнир сорауларына да барсына да диярлек дөрес җаваплар ишеттек. Шулай ук кичәбездә җыр бәйгесе, хәрефләрдән мәкаль төзү бәйгесе, мәхәббәт геройларын парлаштыру, яраткан китабыңны китап укучыларга тәкъдим итү,әдәби әсәрне ишарә, кул хәрәкәтләре белән күрсәтү һәм бу әсәрне тану, традицион һәм электрон китапларны чагыштыру, "Хыялдагы китапханә" дигән темага инша язу бәйгеләре үткәрелде. Баштагы бәйгеләрдә "Тукай оныклары" командасы өстенлек алса, ахырга таба "Дуслык" командасы да активлашты. Нәтиҗәдә ике команда да тигез баллар җыеп җиңүче булдылар. Кичәдән һәркем кәнәгать калды. Һәр бәйгедә дә укучылар татар һәм рус әдәбиятлары өлкәсендә үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, аларның үз фикерләре булуы һәм фикерләрен кыю яклап сөйләгән чыгышлары кичәгә килгән һәрбер кешедә яхшы тәэсир калдырды.
Гөлсинә Сәләхиева - китапханәче.
Автор фотосы.