Добавить новость
ru24.net
Все новости
Июль
2024

«Балалар белән Алабугага туйга бара иде». Авариядә Айгөл белән Ольга үлгән, 4 бала ятим

0

5 июльгә каршы төндә Башкортстанның Бөре-Тастүбә-Саткы юлында авариядә ике хатын-кыз үлә. Фаҗига төн уртасы тирәсендә Яугилде авылы янында була. Биредә 3 машина бәрелешә. Бу турыда https://newsbash.ru яза.

ДАИ белешмәсе буенча, 42 яшьлек Ольга Чиләбе өлкәсеннән килә, ул «Лада Калина» машинасы белән идарә итә. Шул чакта кисәк кенә каршы як полосага чыга һәм зур тизлектә барган килеш «Лада Гранта» машинасына бәрелә. Аның белән Уфадан 35 яшьлек Айгөл идарә итә. Аннары «Лада Гранта» хез белән бер якка таба бара торган «ВАЗ-2114» машинасына бәрелә.

Ольга да, Айгөл дә урында ук үлә. «Калина» салонында Ольганың 18 яшьлек кызы, 14 яшьлек улы, 17 яшьлек туган энесе була. Алар барысы да имгәнә, хастаханәдә яталар. Кызның хәле бик катлаулы.

Ольга балалары белән Алабугага туйга бара. Туганнары шок кичерә. Ольга бик тәҗрибәле йөртүче иде, диләр.

Уфадан Айгөлнең ике баласы ятим калган, аның 7 яшьлек улы һәм 3 сыйныфта укучы кызы бар. Якыннары аның тыйнак, тыныч иде, гел юл кагыйдәләрен истә тоты, дип искә алалар.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Курникова

Анну Курникову заметили в Майами в инвалидном кресле






Отец Большунова — о сборах сына в Италии: никаких вопросов по его отъезду не должно быть

Соратник Чубайса арестован в Москве: Суд выбрал меру пресечения экс-замглавы "Роснано"

Бородавко заявил, что Большунову сейчас лучше тренироваться в Европе

"Не было хитрых либералов": Скандал с Домодедово обнажил большую проблему России, объяснил Пинчук