Добавить новость
ru24.net
Все новости
Июль
2024

«Чит ил агенты» булган «Азатлык» радиосы редакторы Алсу Кормашева 6,5 елга хөкем ителде

0

Татарстанның Югары суды Россиядә «чит ил агенты» дип танылган «Азатлык» радиосы журналисты Алсу Кормашеваны 6,5 елга хөкем итте. Ул Россия хәрби көчләре турында ялган мәгълүмат таратуда гаепләнә. «Татар-информ»га Югары суд матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, хөкем җомга көнне ябык режимда кабул ителгән.

Алсу Кормашева — шулай ук «чит ил агенты» дип табылган «Idel.Реалии» һәм «Азатлык» радиосы хезмәткәре. Аның Россия һәм АКШ ватандашлыгы бар, ул Прагада яши. 2023 елның маенда ул, гаилә сәбәпләре белән, Казанга кайта һәм 2 июньдә, кире китәргә теләгәндә, Казан аэропортында тоткарлана. Ул үзенең «чит ил агенты» булуы турында мәгълүматларны тапшырмауда гаепләнә. Шул вакыттан бирле ул сак астында иде. ТАСС хәбәр итүенчә, декабрь аенда исә ул махсус хәрби операция турында китабында Россия хәрби көчләре турында ялган мәгълүмат таратуда да гаепләнә.

ТАСС хәбәр итүенчә, ул АКШ ватандашлыгы турында белешмә бирмәүдә дә гаепләнгән. Кормашева АКШ паспортын 2015 елда ала, ә аның турында мәгълүматны 2023 елда җиткерә. Моның өчен аңа 10 мең сум штраф салынган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Рублев убегал с корта по ходу матча с Оже-Альяссимом из-за проблем со здоровьем






Текущая информация о закрытых автомобильных дорог в Оренбургской области

Владимир Ефимов: Общественно-деловые комплексы и спортивные площадки появятся в жилом квартале на улице Федосьино по программе КРТ

Поезд из Москвы в Ярославль опоздал на три часа

Овчинский: на площадке «Пространство» пройдет лекция об архитекторе Осипе Бове