Тәлгать Әхмәдишин: «Барлык фәннәрне дә татар телендә укытырга!»
Чаллы шәһәренең М.Вахитов исемендәге 2нче гимназиясенең 1-9нчы сыйныфларында фәннәрне тулысы белән татар телендә укыту буенча татар җәмәгатьчелеге җыелышы уздырылган иде. Эш нәтиҗәсе булып Чаллы шәһәре хакиме Наил Мәһдиевкә мөрәҗәгать кабул ителде. Биредә мөрәҗәгатьнең кыскартылган өлешен китерәбез:
«Хөрмәтле Наил Гамбәр улы! Хәзерге вакытта Чаллы шәһәрендә татар телен камил белүче һәм татар телендә аралашучы балалар юк. Моның төп сәбәбе – шәһәребездә 2000 еллар башыннан татар мәгарифенең юкка чыгарылуы. «Татар мәктәбе» саналган уку йортларында «татар телендә белем бирәбез» дигән ялган хисаплар практикасы шул вакытлардан бирле дәвам итә.
Татар телендә укыту өчен туктаусыз көрәш нәтиҗәсендә генә 7-8 ел элек М.Вахитов исемендәге 2нче гимназиянең (алга таба гимназия) кайбер сыйныфларында аерым фәннәрне татарча укыта башладылар. Ләкин биредә дә татар телендә аралашкан укучылар юк. Ни өчен дисәк, бүгенге көнгә кадәр гимназиядә татарча белем бирү тиешенчә оештырылмаган. 6нчы сыйныфтан соң барлык фәннәрне татар телендә укыту шәһәр мәгариф идарәсе кулы белән туктатыла. Татарча укытылырга тиешле сыйныфларда тестлар, мөстәкыйль һәм контроль эшләр дә күпчелек фәннәрдән урыс телендә бирелә, проект эшләре дә башлыча урысча башкарыла. Алар бары тик татарча оештырыла башласа, укучылар татар телен тырышып, тирәнтенрәк өйрәнер иде.
Россия Конституциясенең 26нчы пунктында «Һәркем туган теленнән файдалану, аралашу, тәрбия, уку һәм иҗат итү телен ирекле сайлап алу хокукына ия» дип язылган. Шуңа карамастан, Чаллы шәһәрендә төп гомуми белемне татарча бирүче уку йорты юк. Россия Конституциясендә каралган татар балаларының туган телдә белем алу хокукы гамәлдә юкка чыгарылгач, әлеге хокук ничек итеп үтәлсен соң?
Безнең какшамас фикеребезчә, М.Вахитов исемендәге 2нче гимназиянең 1-9нчы сыйныфларында фәннәрдән тулысы белән татар телендә белем бирү кайтарылырга тиеш. Моның өчен, гимназиянең укыту телләре турындагы нигезләмәсенә «Башлангыч һәм төп гомуми белем бирү (1-9нчы сыйныфлар) программаларын тормышка ашыру туган (татар) телдә башкарыла» дигән пункт кертелергә тиеш дип саныйбыз. Мәсәлән, Казан шәһәренең Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясенең укыту телләре турындагы нигезләмәсендә шундый норма беркетелгән.
Бу сорау буенча шәһәр Башкарма комитетына, мәгариф идарәсенә берничә тапкыр мөрәҗәгать иттек, әмма мәсьәлә хәл ителми. Татар телендә белем бирү торышына багышлап уздырылган (2023 елның 30 октябре) «Түгәрәк өстәл» резолюциясенә дә Мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.Н. Хуҗиннан формаль җавап бирелде.
Хөрмәтле Наил Гамбәр улы! Чаллы шәһәре үзәгендә күп еллар дәвамында төзелмичә яткан Җәмигъ мәчете Сезнең турыдан-туры тырышлыгыгыз белән торгызыла. Гимназиядә белем бирүне тулаем татарчалаштыру эшен дә шәхси күзәтүегезгә алсагыз иде.
Гимназиянең укыту телләре турындагы нигезләмәсенә төзәтмә керттереп, киләсе уку елында 7нче сыйныфларда барлык фәннәрдән дә татар телендә белем бирүне оештырырга, дип күрсәтмә бирүегезне сорыйбыз».
***
Бу мөрәҗәгать безнең, ягъни ата-аналарның 2024 елның 27 мартында шәһәр хакиме Наил Мәһдиев белән очрашуы вакытында үзенә тапшырылды.
5 апрель көнне әлеге мөрәҗәгать буенча Чаллы шәһәр мәгариф идарәсендә утырыш булды. Аның барышында мәгариф идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хуҗин, гимназиянең укыту телләре турындагы нигезләмәсен үзгәртә алмыйбыз, дип белдерде. Аның фикеренчә, әгәр 2нче гимназия нигезләмәгә «1-9нчы сыйныфларда татар телендә белем бирә» дигән өстәмә кертсә, аны тормышка ашырып булмаячак икән. Татарстанда физика һәм информатика фәннәреннән татарча дәреслекләр чыгарылмавы белән аңлата ул моны. Фәннәрне татар телендә укыта алырдай белгечләр дә җитми, ди Рөстәм Хуҗин.
Теләк булса, Чаллының татар телендә белем биргән бердәнбер гимназиясе өчен генә укытучы кадрлар мәсьәләсен хәл итеп була, әлбәттә. Дәреслекләр мәсьәләсенә килсәк, татар саналган гимназияләр татар телендәге дәреслек кайтаруга гариза бирми булып чыга.
Рөстәм Хуҗин, законга ишарә ясап, гимназиядә белем бирү нинди телдә буласын ата-ана үзе сайлый, дип тә ассызыклады. Утырышта катнашкан гимназия директоры Лиза Нәбиуллина, 60тан артык ата-ана баласын 7нче сыйныфта урысча укытырга теләве турында гариза язганын әйтте. Әлеге «гариза кабул итү операциясе» безнең шәһәр хакиме Наил Мәһдиев белән очрашудан соң булган. Ул гаризаларны яздыруны һәм кабул итүне гимназия администрациясе үзе үк оештырганмы әллә?
Мәгариф законы кушканча, белем алу телен сайлау балалар бакчасына, 1нче һәм 5нче сыйныфларга кергәндә генә каралган. Безнең балаларны татарча укытмас өчен, мәгариф хезмәткәрләре ачыктан-ачык закон бозу юлына басты, дип саныйбыз. Ата-анага, законда каралмаган гариза яздыртып, 6 ел буе татарча укып килгән балаларны туган телдә белем алудан мәхрүм итәләр.
Әлеге сөйләшү азагында мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин гимназия директорына, 7нче сыйныфларда математика (алгебра һәм геометрия) фәннәрен татар телендә укытырга, дип тәкъдим итте. Әмма гимназиядә андый тәкъдим-киңәшләргә бернинди игътибар бирелми. Мәсәлән, узган елның август аенда, гимназиянең укыту телләре турындагы нигезләмәсенә төзәтмә кертүне сорап, хакимияткә хат юллаган идем. Шуннан соң, Чаллы Башкарма комитетыннан гимназия җитәкчелегенә, нигезләмәнең яңасын эшләргә, дип рекомендация бирелде. Ул үтәлмәде. Димәк, андый киңәшләр гимназиягә ата-аналарны алдау өчен генә бирелә.
Чаллы шәһәрендә, Казандагы кебек, 1-9нчы сыйныфларда барлык фәннәрдән татар телендә белем бирүче гимназия булырга тиеш. Хәзерге шартларда моны гамәлгә ашыруның ике юлы бар. Беренчесе – моны гимназия директоры Лиза Нәбиуллина үзе оештыра. Икенчесе – шәһәр җитәкчелегеннән гимназия директорына катгый күрсәтмә булу. Андый күрсәтмә булса, югары сыйныфларга хәтле гимназиядә татар телендә белем бирү, һичшиксез, оештырылачак.
Дөнья практикасы күрсәтүенчә, тел мәгарифнең барлык фәннәрендә кулланылганда, ягъни белем бирү теле булган очракта гына яши һәм үсә.
* * *
Алда әйтелгәннәрне язып, Чаллы шәһәре хакиме исеменә юлладым. Җавап хаты Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары В.Х. Харисовтан килде. Җавапта әйтелгәнчә, ата-аналар җыелышында, 7нче сыйныфта да татар телендә укытуны дәвам итәчәкбез, дип хәбәр иткәннән соң, урысча укытырга телибез, дигән эчтәлекле гаризалар директор исеменә кергән, янәсе. Ә безгә килгән мәгълүмат буенча, мәгариф хезмәткәрләре телефон аша ата-аналар белән элемтәгә кереп, гариза җыюны махсус оештырган булса кирәк. Алга таба да 7нче сыйныфларда күпчелек фәннәрдән урыс телендә белем бирү ягын карыйлар.
Бу хәл беркемне дә битараф калдырмасын иде. Татар балалары, киләсе уку елыннан башлап, гимназиянең 7нче сыйныфларында барлык фәннәрдән дә туган телдә белем алсын өчен, безгә Чаллы хакиме Наил Мәһдиевнең, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, ТР Дәүләт Советы депутатларының, Бөтендөнья татар конгрессының, журналистларының, юристларның, галимнәрнең, язучыларның – барысының да ярдәме кирәк була. Бердәм хәрәкәт булып эш иткәндә генә без Чаллы шәһәрендә татар мәгарифен торгызуга ирешә алачакбыз .