Добавить новость
ru24.net
Все новости
Июль
2024

Кич белән бер фатирда апалы-сеңелле өч кыз мәете табылган

0

28 июльдә Петербургның төньягында бер фатирда өч хатын-кыз мәете табылган. Алар апалы-сеңелле булган. Бу турыда «Фонтанка.ру» хәбәр итте.

«Фонтанка» басмасына билгеле булганча, кичке сигезләр тирәсендә полициягә бер ир-ат шалтырата. Ул Приморский районында яшәүче апаларының фатирына килүен һәм шунда 3 мәет табуын сөйли.

Урынга тикшерүчеләр бара. Биредә 19, 29 һәм 35 яшьлек хатын-кызларның үле гәүдәсе булуы ачыклана. Тышкы яктан караганда, аларны көч кулланып үтермәгәннәр. Торак бинаның яхшылап караганнар, бернинди шикле әйбер дә тапмаганнар.

Мәетләрне моргка илткәннәр. Шунда аларның үлеменең төгәл сәбәбе ачыкланачак, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса