Диспансеризация онкологиягә каршы көрәшә. Тире яман шешен вакытында диагностикалау
Җәй көне без барыбыз да күп вакытыбызны саф һавада үткәрәбез, мөмкинлек чыгуга сулыкларда коенабыз һәм кояшта кызынырга тырышабыз. Нәкъ менә шушы чорда тән тиресен саклау турында, шулай ук хәзерге заманда киң таралган меланома кебек авыру турында сөйләшү артык булмаячак, аны үз вакытында ачыкларга даими диспансеризация ярдәм итәчәк.
Тире кешенең иң зур һәм бик мөһим органы булып тора, ул берьюлы берничә функцияне үти, алар арасында эчке органнарны саклау һәм терморегуляция бар. Шул ук вакытта без тиребезне сакларга һәм кайгыртырга тиеш, ләкин бу турыда бик еш онытабыз.
Меланома – тире яман шешенең бер төре. Шеш күзәнәкләрендәге пигмент микъдарына карап, ул төрле төстә – зәңгәр, соры, күмер төсендә, кызыл булырга мөмкин. Меланомада меланин пигменты булмаган очраклар да була. Ул чагында ул алсу-кызыл төстәге гади тап кебек күренә яки кырыйлары тигез булмаган, бераз күпереп торган тап кебек була. Мондый меланома пигментсыз дип атала.
Кешедә меланома барлыкка килүнең берничә сәбәбе бар. Кагыйдә буларак, риск төркеменә ачык фототиплы кешеләр керә. Ягъни ак тәнле, аксыл яки җирән чәчле, зәңгәр яки яшел күзле, сипкелле кешеләр. Тәндә миңнәр күп булу һәм иммунодефицит халәте шулай ук меланома барлыкка килүнең сәбәбе булырга мөмкин. Ләкин тән тиресе карарак булу, чәчләр һәм күзләр кара булу, сипкелләр һәм миңнәр булмау – кешене бу проблема читләтеп үтәчәк дигәнне аңлатмый. Тән тиресен даими рәвештә мөстәкыйль тикшереп тору һәм диспансеризация узу бу проблеманы иртә ачыкларга ярдәм итәчәк.
Нәселдәнлек факторы турында да онытырга ярамый. Әгәр гаиләдә якын туганнар арасында 2 һәм аннан да күбрәк кешегә «тире яман шеше» диагнозы куелган икән, меланома барлыкка килү куркынычы арта.
Югарыда санап үтелгән факторларны без үзгәртә алмыйбыз, әмма кешенең мөстәкыйль йогынты ясый алганнары да бар. Табигый һәм ясалма ультрафиолет нурлары меланома барлыкка килүгә сәбәпче була ала. Табиблар фикеренчә, нәкъ менә шул иң әһәмиятле куркыныч тудыручы фактор булып тора.
Кояштан саклаучы кремнар куллану кирәк икәне турында без барыбыз да беләбез, әмма бу гына җитәрлек булмаска мөмкин. Җәйге чорда кояш күзлеге һәм баш киеме киеп йөрергә кирәклеген онытмаска кирәк. Тулаем алганда, 11 дән 16 сәгатькә кадәр туры кояш нурлары астында торырга ярамый. Солярийларның зыяны турында аерым әйтергә кирәк, алардагы нурланыш тирегә төзәтеп булмаслык зыян китерергә һәм меланома үсешенә йогынты ясарга мөмкин.
«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник тире-венерология диспансеры» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең медицина профилактикасы бүлеге мөдире Елена Төхвәтуллина сүзләренчә, Татарстанда, тулаем Россия Федерациясендәге кебек үк, яман шеш очракларының артуы күзәтелә, алар арасында тире яман шеше алдынгы позицияләрнең берсен алып тора.
«Иң агрессив һәм алдан әйтеп булмый торган форма булып меланома тора, тире яман шешеннән үлем очракларының 90 проценты нәкъ менә меланома белән бәйле. Авыруның беренче стадиясендә биш ел исән калу 90 процентны тәшкил итә, ә дүртенчесендә – 10 проценттан да кимрәк», – ди ул.
Бу диагноз никадәр иртәрәк куелса, дәвалау шулкадәр уңышлырак узачак һәм терелү ихтималы шулкадәр югарырак булачак.
Шуңа күрә, меланоманы күрми калмас өчен, вакыт-вакыт тән тиресен тикшереп торырга кирәк, ул диспансеризация вакытында мәҗбүри рәвештә үткәрелә. «Бөтен тире һәм һәр аерым миң, тап мониторингы махсус аппарат ярдәмендә башкарылырга мөмкин. Тиредәге онкологик авыруларны ачыклаучы әлеге диагностика методы иң төгәл санала, патологияне иртә стадиядә ачыкларга һәм шуның белән кешенең гомерен саклап калырга мөмкинлек бирә!» – ди табиб.
Иртә диагностикадан тыш, профилактика турында да онытырга ярамый. Җәй көне гардероб сайлаганда, туры кояш нурлары астында калу очрагында, тәнне, кулларны һәм аякларны тулысынча каплый торган табигый материаллардан тегелгән киемгә өстенлек бирергә кирәк. Тиренең ачык урыннары өчен кояштан саклаучы крем яки спрей кулланырга, баш киеме һәм кояш күзлеге кияргә кирәк. Кояш астында иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә генә йөрү яхшырак, бу – бөтен организмга уңай тәэсир итәчәк.
Әлеге катлаулы булмаган кагыйдәләрне үтәп, шулай ук даими рәвештә профилактик тикшерү узып, без үзебезнең сәламәтлегебезне кайгырта һәм җәйге ялдан ләззәт алуны дәвам итә алачакбыз.
Материал «Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге» заказы буенча әзерләнде.