Яңа поселогындагы кичәдә мөмкинлекләре чикле кешеләр осталыклары белән шаккаттырган(фото)
4 нче декабрь көнне Яңа поселогы мәдәният йортында инвалидларны чакырып, бәйрәм уздырдык. Яңа поселогында олылардан 127 инвалид, ә балалардан 6 инвалид яши. Мәдәният йорты, китапханә мөдире, авыл клубы хезмәткәрләре, Әҗмәкәй авыл җирлеге хезмәткәрләре белән берлектә белдерүләр язып, телефон аша чакырып, физик мөмкинлекләре чикле авылдашларны мәдәният йортында җыеп, аларның куңелләрен күтәрделәр. Бик бай итеп табын әзерләнгән иде. Өчпочмак, чәк-чәк, тәм-томнардан өстәл өсте ишелеп торды. Инвалидлар да буш кул белән килмәгән, үз күчтәнәчләре белән килгәннәр. Үзешчән артистларыбыз бик матур концерт номерлары күрсәттеләр. Концерт «Чишмә» фольклор ансамбленең Рәзинә Сәетгәрәева иҗат иткән «Яңа төбәгем» дигән җыры белән башланды. Балалар бакчасыннан нәниләр дә җыр бүләк иттеләр. Җырчыларыбыз Сәбилә Юмагулова, Зөлфия Окунева, Кадрия Госманова җырларын бүләк иттеләр. Безнен якташыбыз, шагыйребез Андрей Колчерин (вафат) шигырен китапханә мөдире Айгөл Габдрахманова укыды. Ә аның тормыш иптәше Матрена апа Колчеринанын чиккән сөлгеләре күз явын алырлык иде, ул 1 нче төркем инвалид. Инвалидлар арасыннан Илгизә апа Салихованың җырлавыннан кунакларыбызның хәтта күзләре яшьләнде.. Моңлы, иркен сулышлы тавыш иясе безнең Илгизә апабыз. Бер булганнан барысы да була диләр, Илгизә апаның биюенә шаккаттык. Ул җитез, җыйнак гәүдәсе белән яшь биюче кызларны бер якка куя. Гөлчәчәк Ибрагимова бу кичәне оештыруда бик куп көч куйды. Бик күп бүләкләр алып килеп, артистларга һәм килгән кунакларга өләште. Үзе бик моңлы итеп «Сагыну» дигән җырны бүләк итә кунакларга. Әле ул гына да түгел, инвалидларның тулы канлы тормыш алып барганнарына тагын бер кат инандык. Алар күргәзмәгә үзләре чиккән сөлгеләр, теккән күлмәкләр, бәйләгән кофталар, оек- башлар, тагын бик күп әйбер алып килгәннәр. Иң гаҗәпләндергәне шул булды –безнең Яңа поселогында бер ир- егет яши, анын чын талант иясе икәнлеге һәркемгә мәгълүм, ул – Рифкать Абдуллин. Ул да инвалид, оста баянчы, бер генә чара да ансыз үтми, мәдәният йортларында куйган концерт-бәйрәмнәр дә. Алтын куллы егет! Безнең бәйрәмгә үзе үреп ясаган кәрҗиннәрен алып килеп күрсәтте, хәйран калдык. Рәхмәт бу Рифкатькә мәдәният өлкәсенә ничәмә-ничә еллар буе зур өлешен кертә, атаклы баянчы. Нәфисә Шарафуллинаның җылы оекбашлары тан калдырды. Күргәзмәдә катнашучыларның барысына да авыл җирлеге исеменнэн бүләкләр өләштеләр.
Минем Нурия Абдуллинага һәм мәдәният йорты мөдире Сәрия Ахсановага аерым рәхмәт әйтәсем килә. Бик тырышлар. Үз эшләренең чын осталары. Барлык чараларны җиренә җиткереп оештыралар.
Эльмира Маликова белән мин инвалидларнын хәлләрен һәрдаим белешеп торабыз. Әлләни ярдәм итә алмасам да, җылы сүзләребез белән бераз күңелләрен күрәбез. Җылы сүз – җан азыгы, бит ул, дип хәбәр итә Гөлчәчәк Ибрагимова .