Суыткычтка куркыныч бактерияләр үрчеп ятмасын өчен нишләргә?
Тиешенчә карап тотмасаң, суыткыч сәламәтлеккә җитди зыян китерергә мөмкин. Бу турыда «Мир» телеканалы хәбәр итте.
Иммунолог-аллерголог Евгения Паршина сүзләренчә, суыткычта бик күп бактерияләр яшәргә һәм үрчергә мөмкин. Мәсәлән, альмонелла, листерия, клостридии, эчәклек таякчыгы. Аларның чыганагы – азык-төлек яки пычрак савытлар, тышлыклар.
Табиб ризыкларны күрсәтелгән вакыттан озаграк сакламаска киңәш итә. Азык-төлек калдыкларын 48 сәг эчендә ашап бетерергә кирәк. Ә өйдә әзерләнгән ризыкны пешергәннән соң 72 сәг эчендә ашап бетерү хәерле.
Шулай ук суыткычның гигиенасына игътибар итәргә кирәк. Беренче чиратта, аңа бик күп әйбер тутырмагыз, чөнки начаррак суытачак. Суыткычны даими рәвештә эретеп һәм юып торыгыз, диелә хәбәрдә.