Илгиз Абракиповка туенда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде
Мәрхүмә Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Абдракиповның яңа гаилә коруын хәбәр иткән идек. Ул Лия исемле туташ белән яңа тормыш башлады. Туйда Илгиз Абдракиповка «Татарсан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелгән.
-
Мәрхүмә Вәсилә Фәттахованың ире өйләнгән
Бәйрәмдә күп кенә эстрада җырчылары да кунак булган. Социаль челтәрдәге видеолардан күренгәнчә, алар арасында Айдар Галимов, Гүзәл Уразова, Ландыш Нигъмәтҗанова белән Фәрит Таишев, Айрат Сафин, диджей Радик, Рамил һәм Рамилә Хәйретдиновлар бар.
Искәртеп үтик, Илгиз Абдракипов татар артистларының концертларын оештыру белән шөгыльләнә.
-
Вәсилә Фәттахованың ире: «900 грамм булып туган балабыз әле дә аякка баса алмый»
Рамил Хәйретдинов видеосы.