Үз-үзенә кул салган үсмер язмышы: «Әти белән әни минем ниләр кичергәнне белмәде»
Яшүсмерләрне суицидка хәл итә алмаслык критик хәлләр (якын кешенең үлеме яки җитди авыруы) түгел, гадәттә, хәл итеп булырлык юк кына проблемалар – укуда уңышсызлык кичерү, әти-әни, укытучылар яки классташлар белән конфликтлар этәрә.
Балаларның өчтән бере укуда начар билге алу, имтиханнар алдыннан борчылу яки имтиханнан соң нәтиҗәләре белән канәгать булмау, укырга керә алмам, дип курку сәбәпле үз-үзенә кул сала. Үсмерләрнең биштән бер өлеше – әти-әнисе белән ачуланышу, өйдә нинди дә булса проблемалар булу аркасында бу адымга бара. Үз-үзенә кул салган яшүсмерләрнең 13,4 проценты исә мәктәптә яшьтәшләре мыскыллау, эзәрлекләү сәбәпле гомерен өзә. Башка сәбәпләр арасында – ялгызлык хисе, җавапсыз мәхәббәт, әти белән әнинең аерылышуы.
- И.Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университеты галимнәре Россия төбәкләрендә соңгы 10 елда балалар һәм үсмерләр тарафыннан кылынган суицидларның 479 очрагын анализлаган. Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, үз-үзен үтерүгә ешрак малайлар барган. Үсмерләр арасында суицидның иң киң таралган ысуллары – асылыну һәм биеклектән сикерү булган.
«Интертат» үсмер чакта үз-үзенә кул салган егет белән сөйләште. Текстта суицид ысуллары тасвирланган өлешләр төшереп калдырылды. Геройның исеме үзгәртелде.
Руслан (24 яшь):
Мин 9нчы сыйныфта укый идем. 15 яшьтә булганмын, ягъни. Сәнгать мәктәбен тәмамладым, төрле курсларга, секцияләргә йөрдем, чит тел өйрәндем. Параллель рәвештә имтиханнарга әзерләндем. Имтиханны авыр фәннәрдән сайлап бирергә туры килде. 11не тәмамлагач, медицина юнәлеше буенча укырга керергә әзерләнә идем чөнки. Химия миңа авыр бирелде. Әти белән әни репетиторларга йөртте. Медицина юлыннан баруымны теләделәр. Үзләре икесе дә – табиб, дәү әти дә хирург булган кеше. Минем кем булырга теләвем берәүне дә кызыксындырып тормады – минем язмыш хәл ителгән иде инде.
Көчләп диярлек имтиханнарга әзерләделәр, репетиторларга йөрттеләр, көн саен билгеләрне тикшереп, уңышларымны күзәтеп тордылар. Мин көн саен, кайтып, тестларны ничә баллга язуым, нинди хаталар җибәрүем, ни сәбәпле хаталануым турында хисап тотарга тиеш идем. Бар белгәнем уку булды. Яшьтәшләрем төсле нормаль үсмер тормышы белән яши алмадым.
Классташ егет-кызлар үзара аралаша, мәктәптән соң бергәләп кая да булса йөри торган булды, күңел ачты, бер-берсе белән йөреште, мөнәсәбәтләр корды. Мин аларга карап гел кызыкканымны хәтерлим. Минем андыйга вакытым булмады. Вакыт булмаганлыктан, башкалардан читләштем, баштан ук компаниягә керә алмадым, мине чит иттеләр. Кешеләр белән таныша, сөйләшә белми идем. Гел үз-үземә бикләнеп, сөйләшми генә йөри торган булдым мәктәптә. Дусларым булмады.
Әти белән әни миңа карата коры булды. Табиблар булганга шулай булдымы икән… Медиклар коры, каты бәгырьле була, диләр бит. Мин аларның аз гына да йомшаклык, ниндидер җылы мөнәсәбәт күрсәткәнен хәтерләмим. Миннән гел нәрсәдер көттеләр – яхшы билгеләр, конкурсларда җиңүләр. Башкалар арасында иң яхшысы булырга, аерылып торырга, иң югары нәтиҗә күрсәтергә, гел беренче урыннар яуларга, укытучылардан югары бәя алырга. Миңа башкача ярамый иде. Бар эшләгәнем әти белән әни теләгәнгә булды. Музыка белән шөгыльләнүем – фәкать әни шулай теләгәнгә. Ул минем фортепианода уйнавымны теләде. Сәнгать мәктәбендә концертлар куйган чакта, әни карарга килә алмаса ярар иде, дип тели идем гел. Чөнки залдан әни карап утырса, җаваплылыктан тыным кысыла, уч төпләрем тирли, башым әйләнә, йөрәгем кага иде.
Мин гел әти белән әнигә ярарга тырыштым. Ни генә эшләсәм дә, аларга ярарга була эшләдем. Дәү әти кебек яхшы хирург булырга хыялландым. Хәер, минем хыял булмаган инде ул. Гаиләм таккан миңа ул хыялны. Дөресен әйткәндә, мин боларның барысын да теләмичә эшләвемне аңлый идем. Әмма үзем нәрсә теләгәнемне дә белми идем. Чөнки минем барыбер үземнекен эшләргә хакым булмады. «Бишле» түгел, «дүртле» алсам – өйдә тавыш булды, конкурста беренче түгел, икенче урын алсам – әни тузынды, тестны түбәнрәк баллга язсам – әти нинди булдыксыз булуым турында ишеттерде. Җиңмәгәнсең икән, димәк тырышмагансың, димәк, син бернәрсәгә яраксыз.
Болар минем психиканы эштән чыгарды булса кирәк. Кайвакыт өйдән чыгып китеп югаласы, берәр дару кабып мәңгегә йокыга таласы килү теләге мине һич калдырмый башлады. Төшенке хәлдә йөрүемне, үз-үземне тынычсыз тотуымны күреп, әти белән әни тагы да катырак басым ясый, ачулана, кимсетә, тәнкыйть белдерә иде. Аларны тыңлый торгач башым авырта башлый, каядыр качып югалу теләге арта иде.
Шулвакыт миңа ниндидер бер дус, мине аңлар, тыңлар кеше кирәк тоелды. Мәктәптән тыш фәлән секциягә йөрсәм дә, минем бөтенләй иптәшләрем юк иде. Үзем дә берәү белән аралашмадым, башкалар да миңа игътибар итмәде. «Ак карга» булып йөрдем. Шулчак мин интернеттан бер кыз белән таныштым. Без аның белән тиз арада уртак тел таптык. Виртуаль дөньяда аралашу җиңелрәк. Мин аның белән ачылып сөйләшә, күңелдәге бар нәрсәне сөйли, уй-фикерләрем белән бүлешә ала идем. Ул минем өчен бик якын кешегә әйләнде. Башта мин аның белән юандым, гел язышырга омтылдым. Миңа аның белән рәхәт иде. Бердәнбер мине аңлый һәм тыңлый ала торган кешем иде ул минем. Ә бер мәлне миңа кинәт нәрсәдер булды...
Минем бу кыз белән аралашырга энергиям җитми башлады, үз эчемә бикләнәсем, ялгызым гына каласым килә башлады. Ә ул мине югалтты, юксынды, көн саен язды, җавабымны көтте. Ул да миңа ияләшкән, якын итеп өлгергән иде булса кирәк. Мин моны бик яхшы аңлый идем. Әмма ниндидер көчсезлек, арыганлык тойдым, минем берәү белән дә сөйләшәсем, берәүне дә күрәсем килмәде. Ә кыз миннән җавап көтте. Аны шулай кинәт ташлап качуым өчен үземне битәрләдем, гаепле тойдым. Әмма берни эшләргә дә көчем булмады. Көндәлек бурычларымны үтәп, робот шикелле генә йөри башладым. Бернәрсә тоймадым. Күңелдә – бушлык.
Ялгызлык рәхәтлек бирә, ә кешеләр арасында булу бөтен энергиямне юк итә, хәлемне ала иде. Шул ук вакытта мин дә кешеләрнеке төсле танышларым, дусларым, яраткан кешем булуын теләдем. Әмма минем моңа бер тамчы да хәлем юк иде. Мин үземне ниндидер «дөрес түгел» кеше итеп хис итә башладым. Минем хыялым да, максатым да, нинди дә булса теләгем дә, яраткан шөгылем, дус ише кешем, башкаларныкы төсле йөргән кызым да юк. Ниндидер зәгыйфь бәндә... Үз-үземдә казына, уйлана, бетеренә башладым. Үз-үземне ашадым, битәрләдем, ачуландым, кимсеттем. Әти белән әни дә учакка утын ташлап торды.
Имтиханнар бирәсе вакытка минем менталь халәтем тәмам таушалып беткән иде. Әти белән әнинең өметен аклый алмадым – имтиханнарны түбәнрәк баллга тапшырдым. Борчылдым дип әйтә алмыйм. Мин бернәрсә дә тоймадым. Әти белән әнидән гомер ишетмәгәннәремне ишеттем. Күпме акча түгеп репетиторларга йөрттек, күпме шөгыльләндек, күпме әзерләдек, мөмкин кадәр бөтенесен бирдек, ашаттык, киендердек, кесә акчалары биреп кенә тордык – син имтихан кадәр имтиханны да ерып чыга алмадың, безнең йөзгә кызыллык китердең, безне түбәнсеттең, җиргә салып таптадың, диделәр. Ничек итеп бездән шундый булдыксыз бала туа алды икән, диешә-диешә, бүлмәм ишеге төбендә басып тордылар. Тырышмагансың, көч куймагансың, бөтен булдыра алганыңны эшләмәгәнсең, диделәр.
Алар минем күңелдә нәрсә икәнен белмәде шул. Ул чакта минем бары тик үләсем генә килә иде. Тик аларга минем ниләр кичергәнем кызык булмады. Мин көннән-көн ныграк бетерендем. Яшәвемнән мәгънә күрмәдем. Үземне ниндидер караңгы чокырга төшеп егылган төсле хис иттем. Бу – авыр депрессив халәт иде. Нигә мин шундый «дөрес түгел» микән, нигә мин башкалардан аерылам микән, ник минем тормышым кешечә түгел икән, ни сәбәпле минем һәр тотынган эшем барып чыкмый, ник мин кагылган һәр нәрсәмне «җимереп» туктыйм икән, дигән сораулар иртә дә, кич тә башымнан чыкмады. Үземне күралмас дәрәҗәгә җиттем.
Әнинең «без сине яратабыз, син бит беләсең» дигән сүзләреннән күңел болгана башлады. Бу сүзләр шулкадәр ясалма, ялган булып тоелды. Мин алга таба нәрсә эшләргә белмәдем. Минем укыйсым, 11не тәмамлаганда бирәсе имтиханнарга әзерләнәсем, укырга керер өчен ниндидер көч куясым, нәрсә белән дә булса шөгыльләнәсем килмәде. Болар берсе дә кирәк түгел иде миңа. Ә әти белән әни, дәү әти миннән күпне көтә иде. Мин аларның өметләрен акларга тырышыр өчен бер тамчы көч тә таба алмам төсле тоелды. Барыбер күңелләрен кайтарачакмын, барыбер бернәрсә дә килеп чыкмаячак, дип уйладым.
Психологлар турында уйлап караганым булды. Әмма якыннарына да кирәк булмаган кеше психолог кебек кешегә кирәкме соң? Ул сине тиешле акчасын алыр өчен тыңлап утырырга мәҗбүр. Аның башка чарасы юк. Ә мин шул кешегә тырыша-тырыша күңелемне ачам, беркемгә сөйли алмаган нәрсәләремне сөйлимме? Юк, бу – ахмаклык иде минем өчен. Кеше үзенә бары тик мөстәкыйль рәвештә генә ярдәм итә ала, дип уйлыйм. Бу тормышта без гомумән үз-үзебездән кала беркемгә кирәк түгел.
Мин дә үземне коткарырга тырыштым. Мин дә бит тиз генә бирешмәдем. Түзеп карадым, үземә ярдәм итәргә тырышып карадым. Бернәрсә булышмады. Иртәгә туасы көн тумасын иде, уянмасам иде, дигән уй белән йокыга талам. Ә иртә белән кабат күзләрне ачып, киләсе көнне – яңа сынауны үтә башларга туры килә. Юыну, теш чистарту кебек юк кына эшләргә дә көч таба алмадым. Үз-үземне үтерү турында уйлана башладым.
Миңа бу – ниндидер күңелне җылыта, тынычландыра, юата торган уй булып тоелды. Бу хакта уйлаганда мин ниндидер җиңеллек, рәхәтлек тойдым, суицидка бу авыр халәтемә нокта кую өчен шанс итеп карадым. Бу – минем өчен чын-чынлап чыгу юлы булып күренде. Үлем турында уйлап, очынып, илһамланып йөрдем. Беркөн өйгә кайттым, бер уч <...> йоттым һәм караватка сузылып яттым. Әти белән әни кайтканчы өлгерермен, җиңел генә йокыга талырмын һәм уянмам, дип өметләндем. Бәхеткә, барып чыкмады.
Суицид – хәл итү юлы түгел, диләр. Ә мин бу адымга барган яки бу хакта уйланган кешеләр исеменнән шуны әйтер идем: үз-үзеңә берничек ярдәм итә алмыйча, инде тәмам сабырлыкның чигенә килеп терәлгән чакта суицид – иң рәхәт уй. Ни гаҗәп, әмма андый чакта синең өчен үлем – өмет. Бу – сәер яңгырый, әлбәттә. Әмма яшәү газап булса, үлем чын бүләк булып тоела икән ул. Урын өстендә ятучы, берәр төрле җитди авырудан интегүче кешеләрдән шундый сүз ишетергә мөмкин. Имеш, үлсәм җиңелрәк булыр иде, котылыр идем, минем өчен бу – котылу булыр иде. Һәм без моңа аңлап карыйбыз төсле. Без ул кешенең нинди газап кичкәнен белмибез, әмма бик кыен икәнен гоманлыйбыз, кызганабыз. Минем кебек хәлдә булганнар килешер, психик халәт зәгыйфьләнгән чакта син үзеңне нәкъ шундый ук авыру итеп хис итәсең.
Менталь проблемалар – ул авыру. Бик читен авыру. Физик авыру кичерүче кешедән артык күп соралмый, аның авыру икәне аңлашыла, ул хәленнән килгәнне генә эшли. Ә без кыяфәткә сәламәт шикелле күренәбез, безгә башкалар кебек үк актив, позитив булырга, эшләргә, укырга, кешеләр белән аралашырга, көндәлек бурычларны үтәргә кирәк. Ә бит асылда без авырыйбыз. Безгә ярдәм кирәк, ял кирәк, игътибар кирәк. Кемнең дә булса сине ишетүе, аңларга тырышуы, кайгыртуы, яратуы кирәк.
Еш очракта мондый хәлдәге кеше ярдәм итәргә омтылучыны кире кага, агрессия белән җавап бирә. Бу – кешеләргә ышанмау, алардан начарлык көтү, курку белән бәйле. Озак вакыт ялгыз булган, җылылыкка сусаган кеше ташка әйләнә, аның өчен аралашу, ярату, ярдәм итешү кебек нәрсәләр ят була. Ул мондый нәрсәләрдән кача башлый. Шуңа күрә, башка авырулар кебек үк, менталь хәләт аксый башлавын мөмкин кадәр иртәрәк отып алырга кирәк.
Без бер түбә астында яшәгән, көн саен бер өстәл артында утырып ашаган якын кешеләребезне баштанаяк беләбез, дип уйлыйбыз. Әти-әниләр, баланы беләм, аңлыйм, аның башындагыны да, күңелендәгене дә белеп торам, дип ышана. Берәр нәрсә булса, ул шундук миңа сөйләячәк, дип уйлый. Минем баламны миннән дә яхшырак белүче була алмый, ди. Шуңа күрә көннәрнең берендә, һичбер нәрсә турында уйламый-нитми, өенә кайтып керә һәм бер савыт дару йоткан баласына тап була.
Минем тарихның азагы яхшы. Әмма начар тәмамланган тарихлар шулкадәр күп... Әле тормышның чын ачысын тел очы белән дә сизмәгән бала-чагалар, тормышыннан гарык булып, түбәләрдән сикерә, асылына, дарулар йота. «Нинди проблемасы була алган аның?!» – диешәбез. Тәмлене ашап, яхшыны киеп, әти белән әнигә рәхмәтле булып, яхшы мәктәптә тырышып укып кына йөр, ләбаса. Әмма, башка авырулар кебек үк, депрессия, апатия, төшенкелек, эмоциональ борчуларга бирешүчәнлек яшен-картын аралап тормый. Бу «чир» теләсә кемгә яный ала.
«Без дә үсмер булдык кайчандыр, бездә депрессия дигән әйбер булмады. «Икеле» алып кайттык, әти белән әни берне кундырып алды да, оныттык. Иптәшләр белән дә тарткалашкан чаклар да, ауный-ауный төешкән чаклар да булды. Сугыша идек тә дуслаша идек. Укытучылар да гомергә шул бертөрле булды, шелтә ясады, ачуланды, сүкте, кимсетте. Тәрбияләде. Укытучы сүз әйтте, дип бетеренеп йөрмәдек», – дип утырыр урынга балалар белән сөйләшергә өйрәнсәк иде. «Хәзер балалар чәүчәләк, артык йомшак, әллә нинди икенче төрле, менә без бер дә андый түгел идек инде», – диюләр безнең балаларны коткармаячак.
«Без сине яратабыз, син беләсең бит инде», – дип тору гына яратуны аңлату түгел. Бала сезнең алда үзе булырга, теләгәнен эшләргә, ошатканын сайларга, уйлаганын әйтергә курыкмаслык булсын иде. «Безнең балалар бездән куркып тора, менә шул дәрәҗәдә тәрбияле», – дигән кешеләрне ишеткәнегез бармы? Әнә шундый бала иң бәхетсезе инде. Чөнки аның шәхес булып өлгерергә, үзе теләгәнне сайларга, эшләргә, уйларга, үз хаталарын үзе ясап, үзе төзәтергә, үз максатларын билгеләргә, үз хыялларын формалаштырырга, үз тормышын үзе булып яшәргә хакы юк. Ул әти белән әнигә ярарга тырышып яши. Нәрсә әйтерләр, мине нишләтерләр, дип калтырап тора.
Ялгышкан яки уңышсызлык кичергән чакта, өйгә кайтып, әти-әни каршыда иркенләп елый, ачыктан-ачык сөйли, көчсез була алсын иде балалар. Өйдә көчсез булырга ярый, өйгә җиңелеп, уңышсызлык кичереп, кәефсезләнеп кайтып керергә ярый, монда берәү дә мине тәнкыйтьләми, кычкырмый, кимсетми, бу – куркынычсыз зона, дигәнне белеп торсыннар иде.