Добавить новость
ru24.net
Все новости
Октябрь
2024

Фән Вәлиәхмәтов вафат

0

Мәшһүр тальянчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Гавис улы Вәлиәхмәтов вафат, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы Башкортстан бүлеге.

«Шундый илаһи моңга ия булуы белән халык күңеленә үтеп кергән Фән абый көмеш телле тальянында сыздырып, өздереп җырлавы белән мәңгелеккә хәтердә калыр.

Фән Гавис улының гаиләсенең, якыннарының, аны хөрмәт иткән һәм яраткан милләттәшләребезнең тирән кайгысын уртаклашабыз», – диелә хәбәрдә.

Фән Вәлиәхмәтовка 73 яшь иде. Ул 1951 елның 18 гыйнварында Шаран районы Хафиз авылында туган. Уфа сәнгать училищесын тәмамлагач, Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин төркемендә эшли башлый. 8 елдан үз төркемен туплап, Башкортстан, Татарстан, аннары Россия төбәкләрендә гастрольләрдә йөри. 1970 елда – Туймазы, 1973 елда – Бүздәк мәдәният йортында, 1979 елдан – Башкорт дәүләт филармониясендә, 1995-2005 елларда Чаллыда эшли.

Үзенчәлекле тавыш иясе, моңлы җырларны башкаруы белән танылды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Даниил Медведев

Теннисист Медведев обыграл Пола и вышел в 1/4 финала "Мастерса" в Индиан-Уэллсе






Профессор Белый не одобрил ограничение приема в вузы абитуриентов из регионов

"МК": ученик пятого класса из Москвы ударил ножом старшеклассника

В премиальном квартале «Крылатская 33» завершилась разработка первого этапа котлована

В Московской области зафиксировали первые случаи укусов клещей