Добавить новость
ru24.net
Все новости
Октябрь
2024

«Башкорт хуҗабикәсе»нә татарча да җырларга тәкъдим килгән, әмма ул куркып калган

0

Башкорт хуҗабикәсе Миләүшә Шәйхисламовага башкортча җырларын татарча да яздырырга тәкъдим иткәннәр, тик блогер үзе өчен кызыклы булган әлеге тәкъдимнән баш тарткан. Моның сәбәпләре турында ул үзенең сторисларында сөйли.

«Беркөнне татар телевидениесеннән шалтыратып, клипларымны үзләрендә күрсәтү мөмкинлеге булуны әйттеләр. Ләкин җырларымны татарча да яздыру шарты белән. «Юк, сез нәрсә инде», – минәйтәм. Мин бит чиста башкорт районыннан. Аннан ничек үз ягыма кайтыйм, берәр урманда күмеп куярлар, дим.

Ә тирәнрәк уйлап карасаң, артист өчен башкортча һәм шул ук вакытта татарча җырлау бик файдалы, чөнки популярлык һәм аудитория арта.

«Аннан менә мин татарча җырлармын да, ди. Клипның янында «Башкорт хуҗабикәсе» дип язылачак. Ә мин «сәскә атты сирень» дияр урынга «чәчәк атты сирень» дип җырлый башлаячакмын», – дип, үзенең чираттагы яңа җырыннан бер өзек тә башкарып күрсәтә ул.

Әлегә баш тартса да, «Башкорт хуҗабикәсе» әлеге тәкъдимгә өзеп «юк» дип әйтмәгән.

«Мин үземнең клипларымны татар телле телеканаллар да күрсәтүен теләр идем. Мине «Башкорт хуҗабикәсе» исеме белән татарча җырлау куркыта. Миннән татарлар да, башкортлар да көләрләр кебек.

Ни өчен ул клипларны башкорт телендә күрсәтә алмыйлар икән. Моның нәрсәсе бар инде? Шуны гына аңлап бетермим.

Безнең артистларның татар телендә дә, башкортча да җырлауларын бер тамчы да тәнкыйтьләмим. Булдыралар, бер урында тормыйлар, үзләренең җырларын Татарстанда да, Башкортстанда да таныталар. Ә инде андыйларны тәнкыйтьләүчеләрдән мин шокта. Нәрсәсе бар инде?» – дип, аптыравын белдергән җырчы-блогер.

«Башкорт хуҗабикәсе» беренче клибын төшерә: «Син Русалка түгел, ярга чыгып ташланган кит»




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Анна Блинкова вышла во второй круг турнира WTA-250 в Клуж-Напоке, обыграв Соррибес-Тормо






МИД Великобритании лишил аккредитации дипломата из России

В Москве обсудили сотрудничество России со странами Африки

Газ для Словакии: «Турецкий поток» снова нашёл дорогу в Европу

Врач-гигиенист клиники «Мегастом» Инна Гришина: вредят ли зубам отбеливающие порошки