Коррупциягә каршы көрәш – алгарышлы юнәлеш
Соңгы елларда коррупциягә каршы закончалылыкны камилләштерү юнәлешендә мәгълүм эш башкарылды. Бу “Коррупциягә каршы тору турында”гы Федераль закон положениеләрен тагын да нәтиҗәлерәк тормышка ашырыга мөмкинлекләр тудырды. Район прокуроры Руслан Шакирҗанов белән әңгәмәбез шул хакта.
-Сер түгел, Балык бистәсе районы прокуратурасы өчен коррупциягә каршы тору алгарышлы юнәлешләрнең берсе булып тора. Агымдагы елда күзәтчелек эшчәнлегендә оештыру һәм сыйфат ягыннан шактый зур үзгәрешләр булды. Дәүләт һәм муниципаль органнарда коррупцион күренешләрне кисәтү буенча үз вакытында тиешле чаралар кабул ителде.
Агымдагы елның 11 аенда 50 дән артык закон бозу очрагы ачылды. Алар буенча кисәтүләр, законсыз хокукый актларга карата протестлар белдерелде. Прокурор тикшерүе материаллары буенча урындагы кешеләр җинаять һәм административ җаваплылыкка тартылдылар. Мәсәлән, Котлы Бөкәш авыл җирлегенең элеккеге башлыгы И. Фәтхетдинов җир участокларын законсыз бирүгә бәйле җинаяте өчен хөкем ителде. Бюджет средстволарын файдалануда, шул исәптән товарлар белән тәэмин итүгә заказлар урнаштыру, эшләр башкару, дәүләт һәм муниципаль хаҗәтләр өчен хезмәт күрсәтү, мунципаль милекне куллану өлкәсендә дә закон бозулар ачылды.
Керемнәр (чыгымнар) турында мәгълүматлар бирү буенча бурычларны үтәүне тикшерү оештырылды. Алар барышында урындагы кешеләрнең тулы булмаган яки дөрес түгел мәгълүмалар бирү, шул исәптән күчемсез милек барлыгын яшерү фактлары ачыкланды. 23 урындагы җитәкче дисциплинар җаваплылыкка тартылдылар.
Прокуратура тарафыннан хокукый норматив актларга, аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү дә профилактик потенциалга ия. Бу юнәлеш безнең эштә аерым урын алып тора. Чөнки һәр норматив акт күп кешеләрнең мәнфәгатенә кагыла. Мәсәлән, шәһәр җирлегенең сәүдә итүдә тигезсез шартлар тудырырдай акт кабул итүенә юл куелмады. Бу акт намуслы эшмәкәрләрне дискриминацияләүгә, сәүдә нокталарын киметүгә китерергә мөмкин иде.
Без шулай ук юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә дәүләт һәм муниципаль контроль үткәргәндә тикшерүләрнең законлылыгын ачыклауга зур игътибар бирәбез. Эшмәкәрләргә карата административ басымны киметүгә курс алынды. Бу планлы һәм планнан тыш тикшерүләрне киметүгә мөмкинлек бирде.
Безгә йөкләнгән бурычларның мөһимлеген, җаваплылык дәрәҗәсен яхшы аңлыйбыз һәм вәкаләтләребез кысаларында коррупция күренешләренә каршы торуда мөмкин булганның барысын да эшлибез.
Әңгәмәне Илгиз Җамалиев әзерләде.
Фото: редакция архивыннан алынды.