Добавить новость
ru24.net
Все новости
Декабрь
2015

Әгерҗелеләр. “Әтиләр көне кирәкме?“ дигән сорауга җавап эзли

0
2016 елдан башлап Әтиләр көне булдырырга ниятлиләр. “Әтиләр көне турында“гы яңа Указ проекты әзер инде. Шушы араларда Россия Президенты аны имзалар, мөгаен.
 
Дөньяның иллеләп илендә Әтиләр көнен билгеләп үтәләр инде. Моннан җиде ел элек Владимир Путин Россиядә Әтиләр көне булдыру тәкъдиме белән чыккан иде. Шуннан соң бу тирәдә төрле кызу бәхәсләр барды һәм бераздан онытылды, ахры. Менә яңадан Әтиләр көне булдыру турындагы сүз кузгалтылуына сөенергә генә кирәк. Кайберләрегез хәзер 23 февраль – Ватанны саклаучылар көнен Әтиләр көненә әверелдереп бетерделәр бит инде, дияр. Әйе, хак сүзләр бу. Әмма чынлыкта 23 февраль –  хәрби хезмәттә булган ир-егетләр генә бәйрәме. Бик яхшы әти булса да, гомергә солдат каешы бумаган ирләрне Ватанны саклаучылар бәйрәме белән котлау бер дә урынлы түгел, минемчә.
Рәсәйнең кабер төбәкләрендә Указ чыкканны көтеп тә тормаганнар. Мәсәлән, Волгоград, Липецк, Курск, Ульян өлкәләрендә Әтиләр көнен 2005 елдан бирле билгеләп үтәләр. Питерда да бу көнне 2011 елдан бәйрәм итәләр.  
Әтиләр дә әниләребез кебек бик кадерле булырга тиеш бит. Әниләр көнен, әнә, 1998 елдан бирле билгеләп үтәбез. Иманым камил, ноябрьнең соңгы якшәмбесендә хәзер әнисен котламаган, янына кайтып хәлен белмәгән кеше юктыр. Ә бит бик күп әтиләр дә мондый хөрмәткә лаек. Әтиләргә дә мондый көн килер, киләсе елдан аларны да бәйрәм белән котларбыз. Әтиләрнең гаиләдәге дәрәҗәсен күтәрү өчен бу бәйрәм бик тә кирәк. Сезнеңчә, Әтиләр көне кирәкме һәм ни өчен?
 
Әһли ФӘЙЗУЛЛИН – Азево авылы:
– Ничек кирәк булмасын, бик кирәк Әтиләр көне! Көнләшеп һәм күпсенеп әйтүем түгел, хатын-кызлар һәм әниләрнең ике бәйрәме булганда без – әтиләрн
ең бернинди көне юк бит. Югыйсә, без дә балаларыбызны, бигрәк тә улларыбызны чын ир-егетләр итеп тәрбияләү өчен үзебезчә бик тырышабыз бит инде. Әтиләр көне булса, бу бәйрәмдә иң лаеклы аталарны мәдәният учакларына, мәктәпләргә җыеп хөрмәтләсәләр, ничек күңелле булыр, әтиләрнең гаиләдәге, җәмгыятьтәге роле үсәр иде. Шул ук вакытта ирләр колагына да әйтәсе сүзем бар: Әтиләр көнендә газиз балаларыгыздан җылы котлау, рәхмәт сүзләре ишетәсегез килсә, моның өчен үзегезгә дә үрнәк, кайгыртучан әти, хатыннарыгызны хөрмәт итүче ир була белергә кирәк.
 
Ринат ЧУРАЕВӘгерҗе шәһәре:

Мин күптәннән бу турыда уйлап һәм Әтиләр көне турында хыялланып йөри идем инде. Күп кенә газета-журналларда эчкече, хатынын, балаларын җәберләүче, гаиләдә бернинди уңай роле булмаган  аталар турында гына язалар. Соңгы елларда мондыйлар, бала тәрбияләүне хатыны җилкәсенә генә калдыручы күке әтиләр күбәйде, әлбәттә. Ләкин бит янәшәбездә гаилә тормышын җигелеп тартучы, балаларына төрле яктан үрнәк яисә хатыны вафатыннан соң балаларын ялгызы тәрбияләүче күпме әтиләр яши. Менә шундый үрнәк әтиләр турында күбрәк язсыннар иде. Әтиләр көне булса, мин бик шат. Газиз балаларың “әти, сине бәйрәм белән!“ дип кочаклап алсалар, ничек рәхәт һәм күңелле бит. Кирәк, бик кирәк Әтиләр көне.
 
Сәрия НУРИЕВАКичкетаң авылы:
Озак еллар бакча мөдире булып эшләү дәверендә сабыйларыбызның әтиләреннән нигә Әтиләр көне юк соң ул дигән ризасызлыгын күп тапкырлар ишетергә туры килгәне бар. Димәк, ирләребез бик көтәләр бу көнне. Ләкин ни кызганыч, соңгы елларда бакчада да, мәкәтптә дә әтисез балалар арта. Гаиләдә балага әти тәрбиясе, әти сүзе җитмәвен бик еш сизәбез. Бигрәк тә малайларга үрнәк алып үсәрдәй әтиләр кими бара. Йә эчкече, йә гаиләсендәге тынычлыкны бозып яшәүче, йә ташлап киткән ул нарасыйларын... Мондый әтиләрдән бала нинди тәрбия алсын һәм бәйрәмдә андый әти улы яки кызыннан нинди җылы котлау өмет итә алсын? Шуңа күрә, кадерле әтиләр, бу изге сүзгә лаек та була белергә кирәк бит әле. Бәлки бәйрәмегез булса,  гаиләдәге, балаларыгыз каршындагы ролегез, абруегыз турында уйлана башлар идегез?..
Язманы Рәмзия ЗАРИПОВА әзерләде.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Рублев вышел в четвертьфинал теннисного турнира в Роттердаме






Грибы, саранча и бабочки: как аномальная погода в январе повлияла на природу

Пусть мяч всегда летит точно в цель. Ульяновец рассказал, что для него значит воллейбол

Свечников оформил дубль, обеспечив победу "Каролины" над "Ютой" в НХЛ

После пожара на востоке Москвы за медицинской помощью обратились 16 человек