Минтимер Шәймиев – "Ел кешесе-2015" премиясе лауреаты булды
Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россиянең "Ел кешесе-2015" премиясе лауреаты булып танылды.
Премияне Рус биография институты һәм Икътисади стратегияләр институты гамәлгә куйган.
Премияне Рус биография институты һәм Икътисади стратегияләр институты гамәлгә куйган.
Казахстанның Россиядәге илчелеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге премия лауреатлары булып, "Халыкара мөнәсәбәтләр" номинациясендә җиңгән Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаев, Белоруссия Президенты Александр Лукашенко, Кытай Халык республикасы рәисе Син Сциньпин, Мәскәү һәм бөтен Россия патриархы Кирилл, кинорежиссер Никита Михалков һәм башкалар танылган.