Добавить новость
ru24.net
Все новости
Декабрь
2015

Уяулык һәм саклык булмас артык

0

Соңгы вакытта бөтен дөньяны, Рәсәйне теттрәндергән коточкыч террорлык актлары беркемне дә битараф калдырмагандыр мөгаен.  Районыбызның Казан каласына якын урнашуын исәпкә алсак, безгә дә бик игътибарлы, әзерлекле булу зарур. 

Террорчыларның безнең район территориясендә ташландык торакларда, урман массивларында “оя корып” мәкерле планнарына әзерләнеп ятулары бик мөмкин бит. Ходай күрсәтмәсен әлбәттә. Безнең райондагы терроризм, экстремизмга кагылышлы оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының  Балык бистәсе районы буенча бүлек начальнигы, полковник  Наил Фоат улы Мостафин белән әңгәмә кордык.

 -Наил Фоатович,безнең райондагы  оператив хәлне ничек бәяләр идегез?

Район халкын куркуга салырга теләмим, әмма хәлләр шактый катлаулы булып кала бирә.  Районда элек “Балык бистәсе җәмәгате” тарафдарлары булган кешеләрнең (аларның кайберләре ирекләреннән мәхрүм ителделәр) яшәп ятуы тынычланырга мөмкинлек бирми. Традицион булмаган ислам тарафдарларының үз эшчәнлекләрен бүгенге көндә дә дәвам итәләр. Дәгъват белән Татарстан районнарына, Россиянең башка регионнарына чыгалар. Ә кайберләре Һиндстан, Пакыстан, Бангладеш кебек чит илләргә дә сәфәр тоталар. Ә анда аларның нинди дини белем эстәүләре билгесез. Идеологик яктан коткы салу ихтималы да бар әлбәттә. Агымдагы елда аларның кайберләренә экстремистик күренешләргә юл куймау турында прокурор кисәтүе бирелде. Мондый профилактик эш алга таба да дәвам итәчәк.  Районда традицион булмаган ислам идеологиясенең таралуын мәчетләрдә, гомум белем бирү учреҗдениеләрендә тиешле тәрбия, аңлату эшләре алып барылмау нәтиҗәсе дә.Кайбер мәчет имамнарының Россиядә тыелган “Таблиг җәмәгат”оешмасы тарафдарлары белән аралашуы мәгълүм булды. Аларның дин тотучыларны радикаль ислам коткысына да тартулары мөмкин бит.

-Районда терорризм, экстремизмга каршы тору юнәлешендә район эчке эшләр бүлеге нинди эшчәнлек алып бара?

Соңгы көннәрдә полиция хезмәткәрләре экстремистик һәм террористик эшчәнлеккә бәйле кешеләрне ачыклау максатыннан вакытлыча тору өчен бирелгән торакларны, кеше аз, яки бөтенләй яшәми торган авылларны, сәүдә, төзелеш объектларын тикшерәләр.

Балык Бистәсендәге күпкатлы йортларның кайберләрендә чардаклар, подвалларга йозаклар, башка төрле бикләү җайланмалары куелмаган. Явыз ниятле террористлар да һич тоткарлыксыз кереп шартлаткыч урнаштыра ала ,димәк.

Терроризмга каршы чаралар кысаларында полиция хезмәткәрләре оешма,предприятиеләрдә, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында терроризмга каршы сакланганлыкны, керү-чыгу режимын оештыру дәрәҗәсен дә тикшерәләр. Шундый чаралар вакытында Балык Бистәсе 2 мәктәбе, гимназиясенә “билгесез” кешеләр һич токарлыксыз шартлаткыч муляжы алып керәләр. Дежурныйлар сумкаларны тиешенчә тикшермиләр. Хәтта район администрациясе бинасына “муляж” куючыларны да тоткарлаучы булмый. Авыл хуҗалыгы идарәсе, “Росселхозбанк”. “Сбербанк” биналарында керү-чыгу реҗимы бөтенләй оештырылмаган. ”Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексына килүчеләрнең сумкалары да тиешенчә каралмый.

Районның электр челтәрләре, “Водоканал”, “Сөт иле” кебек тормыш тәэмин итү объектларында да җитешсезлекләр байтак.

- Шушы тикшерүләр нәтиҗәләреннән чыгып, оешма- предприятие, мәгариф учреҗдениеләре җитәкчеләренә, район халкына нинди киңәшләр бирер идегез?

- Халык күпләп йөри торган,аеруча мөһим, тормыш тәэмин итү обектлары җитәкчеләре терорризмга каршы чаралар комплексының үтәлешен шәхси контроль астына алырга бурычлылар. Эшче- хезмәткәрләр белән саклыкны, уяулыкны арттыру буенча даими рәвештә инструктажлар уздыру сорала.

Күп катлы йортларда җаваплы кешеләр билгеләргә кирәк . Алар хакимият органнары белән тыгыз элемтәдә торырга, биналарны арендага алучылар, фатирга керүчеләр турында хәбәр итәргә тиешләр. Шулай ук чардак, подвал, ярдәмче биналарга чит кешеләрнең кереп йөрүенә юл куярга ярамый. Бигрәк тә чит илләрдә яшәп, шикле дини “белем” алып кайткан, «Таблиг» кебек радикаль ислам хәрәкәте тарафдарларына карата аеруча игътибарлы булу зарур. Авылларга килгән шикле кешеләр, җәмәгать урыннарында табылган хуҗасыз сумка, предметлар турында кичекмәстән хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк.

Мәгариф учреҗдениеләре, базар, халык күпләп йөри торган башка объектлар яннарында таныш булмаган автотранспорт калдыруларга, чит кешеләрнең йөрүләренә юл куймау сорала. Хокук саклау, җирле үзидарә органнары һәм дини оешмалар тыгыз элемтәдә торып, үзара аңлашып эшләсәләр генә экстремизмга һәм терорризмга каршы торуда уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

 Әңгәмәне Илгиз Җамалиев әзерләде.

Фото: редакция архивыннан алынды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева поднялась на четвертую позицию в гонке за чемпионство WTA.






Путин: сначала в Москве надо увидеть Кремль, а потом - "Остров мечты"

В Подмосковье 3 детей участника СВО получили 500 тыс рублей алиментов

Красочные торжества и колоритное веселье в Angsana Velavaru

АО «Транснефть – Дружба» в числе победителей корпоративного конкурса волонтерских проектов