Добавить новость
ru24.net
Все новости
Декабрь
2015

Әлмәттә машина талаучыларны тоткарлаганнар

0

Ведомстводан тыш  каравыл хезмәткәрләре автомобиль каракларын “кайнар эздән” тоткарлады. Төнге сәгать икеләр тирәсендә полициянең дежур частена хәбәр керә. 3 кеше Чернышевский урамындагы бер йорт янында калдырылган иномарканы ача.

Караклар кулында инде  видеорегистратор һәм навигатор була, берсе  автомагнитоланы да салдырырга маташа. Янәшәдә куелган машина хуҗасы моңа очраклы шаһит була. Ул каракларны тоткарламакчы була. Тегеләре урлаган әйберләрне ташлап качалар. Полиция хезмәткәрләре якындагы тәүлекара эшләүче кибеткә куелган видеокүзәтү камерасын карыйлар һәм тиздбн каракларның икесен тоткарлыйлар. Алар 18 яшьлек әлмәтлеләр булып чыга. Өченчесе – 17 яшьлек  егет тә тоткарлана.  Полиция аларның башка машиналарны басу очракларына да кагылышлы булуын ачыклый.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса