Добавить новость
ru24.net
Все новости
Декабрь
2015

Муса Җәлил истәлегенә милли көрәш турниры 2016 елда Зәйдә узачак

0

Республикада милли көрәш буенча дәрәҗәле ярышларның берсе – герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә ярышлар 2016 елның 11-13 февралендә Зәйдә узачак. Турнир тарихына күз салсак, ярышларның бездә беренче мәртәбә узуы түгел, мондый турнир 1997 елда үткәрелеп, Зәй көрәшчеләр командасы беренче урын алуга ирешкән иде.

Бүген киләсе ел турнирын үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы булды. Ул район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә үтте. Аның эшендә Татарстан Республикасы милли көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин катнашты. Ул Зәйдә узачак турнирның республика спорт ярышлары календарена кертелүен билгеләп үтте.  Димәк, турнирның Зәйдә үтәчәгенә шик калмый.

Зәйгә бил алышырга 400дән артык көрәшче (48 команда) җыелачак. Өч көн дәвамында шәһәребез милли көрәш мәйданына әвереләчәк. Киңәшмәдә ярышларны югары дәрәҗәдә  оешканлык белән үткәрү өчен кирәк булган барлык мәсьәләләр турында җитди сөйләшү булды. 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса