Добавить новость
ru24.net
Все новости
Ноябрь
2024

Блогер Рәмис Гыйльметдиновның фатирына «җеннәр ияләшкән»

0

«Дневник татарина» сәхифәсен алып баручы Рәмис Гыйльметдиновның фатирында сәер хәлләр майтарыла башлаган. Барысы да блогерның балалар бакчасы турында төшергән видеосыннан башлана. Рәмис үзе дә, язылучылары да кадрларда артта утырган курчакның башы борылып куюына игътибар итә. Әлеге хәлләрдән соң блогер куркып калган, бу вакытта әнисендә кунакта булган хатыны исә, Рәмис бу фатирны сатмыйча, кире кайтмаячагын әйткән.

Язылучылары да бик борчылып: «Рәмис, сине теге курчак ашап бетермәдеме ул?», «Теге курчакны чыгарып ат инде, без бит көтәбез, ни булып бетте аның белән?», «Сез кая, ау? Әллә курчактан чыгып качтыгыз инде?» – дип смслар яудырырга тотынганнар.

Икенче көнне Рәмис белгечләр белән сөйләшкән һәм курчак «гаепле» булмаганны ачыклаган. Блогер яшәгән йортта мондый хәлләр еш күзәтелә икән.

«Бер кеше белән сөйләштем. Исемен һәм нәрсә белән шөгыльләнгәнен әйтергә ярамый. Ул әйтте: курчак монда не причем. Эш өйдә! Минем фатирда гына түгел, йортның үзендә. Күрше белән сөйләшеп алгач аңладым, вакыт-вакыт аларда да булыштыра икән андый хәлләр. Соңгы тапкыр 2 ай элек булган. 3 сәгатькә камера калдырып чыгып киттем», – дип яза блогер.

Рәмис өйдә юк вакытта фатирда кемдер йөргәне күренеп тора. Ишек берничә тапкыр ачылып ябыла, бала уенчыклары киштәләрдән идәнгә төшеп китәләр. Үзеннән-үзе кабынган бер уенчык бөтенләй җырлап җибәрә.

«Бу – вакытлыча гына, иң мөһиме, куркуны күрсәтмәскә. 4-5 көннән дә озак тормыйлар, башка җиргә күченәләр алар», – диделәр, – дип сөйли Рәмис.

Ә безгә нәрсә уйларга инде? Блогерлар яңа аудиторияне җәлеп итәр өчен нәрсә генә уйлап чыгармыйлар, дип алкышларгамы бу видеоларны? Әллә инде Рәмис, хәзрәт чакыртып, фатирына азан әйттерсенме? Уеннан уймак дип, Рәмис әлеге фатирын чынлап торып сатарга җыенса, аны алучы булырмы икән?

Блогер үзе әлеге темага нокта куярга җыена. «Дуслар, бу темага башка видеолар булмаячак. Башка бер сорауга да җавап бирмим. 7 меңнән артык смс килде. Минем аккаунт юморга корылган, һәм ул алга таба да шулай алып барылачак», – диде ул соңгы сторисларында.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Полина Кудерметова пробилась в четвертьфинал турнира WTA в Брисбене – казанская теннисистка одолела 9-ю ракетку мира Касаткину






На востоке Москвы загорелся расположенный на первом этаже жилого дома магазин

В Сети появилось видео с места ДТП с участием 95 машин в Казахстане

Денежный спуск: во сколько обойдется отдых на горнолыжных курортах

Юрист Хаминский рассказал о мошенничестве с якобы вызовом в коллегию присяжных