Добавить новость
ru24.net
Все новости
Ноябрь
2024

«Өметне өзмибез»: 3 яшьлек бала әнисе Ольга Гайнетдинова яман шеш белән көрәшә

0

Керәшен Сәрдәсе кызы Ольга Гайнетдинованы язмыш сынап тора. Ул – бала югалту ачысының ни икәнен белгән ана. Икенче баласы Айзиләне бәхеттә үстерәсе дә бит, тик әлегә яңа сынауны узасы бар. 2 ай элек кенә ул әтисен дә югалткан.

«Апа, миндә – яман авыру, мин үләрмен инде, дигән сүзләрен әле дә хәтерлим»

«Без аны үзебезнең сеңлебез кебек күрәбез», – диде иренең апасы Зөбәрҗәт Гайнетдинова. Ольганың тормыш иптәше Ринат 5 балалы гаиләдә үскән. Аларның әтиләре күп еллар элек вафат булган. 2 ел элек биш бертуган әниләрен дә җирләгән. Әниләренең елы ашын үткәргән вакытта киленнәренең хәле начарая.

Ольга белән Ринатның гаилә коруына 7 ел булды. Бу вакыт дәверендә Ольга бер баласын карынында вакытта югалтты. Аны яки баланы гына саклап калып булган. Баланы югалту да – зур стресс. Аннан кызлары туды. 1 ел элек ул үзен начар хис итә башлады. Ашау ягы да начар иде, хәле бетте, ашказаны авырта, ди иде, күңеле болганды. Әнинең елы ашында да хәле авыр иде, күңелсез иде. Шуннан ире хастаханәгә ФГДС ясарга алып китте. Район хастаханәсеннән Республика клиник онкология хастаханәсенә җибәрделәр. Анда диагноз куйдылар. Ашказанында яман шеш.

Бу турыда ул миңа үзе шалтыратып әйтте. «Апа, миндә – яман авыру, мин үләрмен инде», – дигән сүзләрен әле дә хәтерлим. Былтыр 30 октябрь көнне диагноз куелды. Ул тагын да ябыкты. Без нык булырга тырыштык, тынычландырдык. Нәкъ 1 ел без бергә көрәшәбез икән инде. Узган елның ноябрь анда ул онкология хастаханәсенә ятты, химия терапиясен ала башлады, – дип сөйләде ул.

«Ольга үзе дә, бала хакына дип, Аллаһы Тәгаләдән сәламәтлек сорый»

Бер ел дәвамында 20ләп химия терапиясе алынган. Төрле ишекләрне кагып карыйлар. Төркия клиникасына чыгалар. Ашказанындагы яман чирне җиңү өмете арта.

Ольга бик күп химия алды, 2 атнага 1 бардык, диярлек, бик авырдан кичерде. Быел сентябрь аенда операция ясадылар. Куркып кына алындылар табиблар да. Өлешчә операция ясалды. Хәзер химия терапиясен дәвам итәбез. Бер көн элек кенә ясадылар әле, хәле авыр. Алар Төркиядәге клиниканы эзләп тапканнар. Табиблар кабул итәргә риза, көтәләр. Дәвалану өчен якынча 3 миллион сум кирәк. Бу – дәвалану һәм анализларга гына, чыгымнары тагын да күбрәк буласы билгеле инде. Без булдыра алганча акча җыярга тырышабыз. Фондларда да чират, диләр. Бик күп акча җыю бара, күреп торабыз. Без барыбер өметне өзмибез. Бүгенге көндә 1,2 миллион сум җыелды, – диде Зөбәрҗәт апалары.

3 яшьлек Айзилә дә әнисенең авырганын күреп тора бит.

3 яшьлек бала булса да, ул да аңлый. Бала хакына дип тырышып, кулны төшермибез. Химияне әле туктатырга кушмадылар, табиблар консилиумнар үткәреп тора. Ольга үзе дә, бала хакына дип, Аллаһы Тәгаләдән сәламәтлек сорый. Без аның белән көнозын элемтәдә торабыз. Ул өйдә генә тора, хәле булганда, баланы бакчага йөртә. Хәле авыр булганда, без илтәбез, каршы алабыз. Ринат та эштән соң кайта, ул авыл хуҗалыгы техникасында эшли, – дип сөйләде ул.

«Бу сынауны бергәләп җиңеп чыгарбыз, дип өметләнәм»

Зөбәрҗәт ханым киленнәре турында сөйләгәндә үзенең дә күз яшьләре килде. Шундый якын күрә ул Ольганы.

Беренче ярты елда барыбызга да авыр булды. Бер-беребезгә терәк булырга тырыштык. Ольганың абыйсы бар, ул да, киленнәре Гөлинә дә тырыша. Туган-тумача – барыбыз да һәрвакыт ярдәм итәргә тырышабыз. Җәяү яки таксида йөрмәсен дип, гел үзебез йөртергә тырышабыз. Операциядән соң да сакладык. Бу сынауны бергәләп җиңеп чыгарбыз, дип өметләнәм, – диде ул.

Ольга Гайнетдиновага ярдәм итү өчен реквизитларны калдырабыз.

«Ак Барс» банкы картасы номеры – 2200 5301 5714 9139 (Ольга Михаил кызы Гайнетдинова)

телефон номеры – 89172945994 (банк картасы беркетелгән)




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Казахстанские теннисистки взлетели в мировом рейтинге WTA после очной битвы за титул






Экс-председатель правления «Мастер-Банка» Булочник заочно осужден на 10 лет

Дамир Идиятулин стал абсолютным победителем Зимнего кубка РДС по дрифту

Baza: на обвинившего полицейских в пытках Магомедова завели новое дело

Американский рэпер DaBaby решил выступить в Москве 28 февраля