Добавить новость
ru24.net
Все новости
Ноябрь
2024

Узган сезондагы «Ак Барс» капитаны Александр Радулов элекке командасына каршы уйнамады

0

«Ак Барс» – «Локомотив» матчы 1 ноябрь көнне Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Әлеге уенда күпләр Казан бозында «Ак Барс»ның элекке капитаны Александр Радуловны күрергә теләгәндер, тик ул составта юк иде.

Александр Радулов 2 сезон дәвамында 2022-2024 елларда Казан командасы составында уйнады. Данис Зарипов профессиональ хоккейчы карьерасын тәмамлагач, Александр Радуловка «Ак Барс» капитаны вазифалары йөкләнгән иде. Хәзер ул Ярославльнең «Локомотив» командасында уйный.

Һөҗүмче бу сезонда «Локомотив» составында 7 гол кертте. Соңгы 3 уенда да нәтиҗәле пас һәм алкалары белән очколар җыйды.

«Ак Барс»ка каршы матчта Александр Радулов бозга чыкмаса да, ул командасы янында иде, камерага эләгеп, «Татнефть Арена» боз сараендагы таблода да күренеп алды. Аның командасы отты.

«Ак Барс» – «Локомотив» матчыннан репортаж.

Уеннан соң оештырылган матбугат конференциясендә журналистлар «Локомотив» тренеры Игорь Никитиннан Александр Радуловның бозга чыкмау сәбәпләре турында сорады. Игорь Никитин хоккейчының бераз җәрәхәтләнүе хакында әйтте.

  • Александр Радулов – 38 яшьлек һөҗүмче, тумышы белән Түбән Тагилдан. Ул – 2 тапкыр хоккей буенча дөнья чемпионатында җиңгән һәм «Салават Юлаев» составында Гагарин кубогын откан хоккейчы.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Кудерметова вышла в четвертьфинал парного турнира WTA-1000






Подорванное здоровье и гибель любимой жены: какие испытания выпали на долю Александра Винника, которого американцы обменяли на Марка Фогеля

Сколько стоит аренда авто в Адлере?

Глеб Калюжный о съемках в «Красном шелке»: «Это было непросто»

В Москве пройдет концерт в честь Сагаалгана и 80-летия Победы