Добавить новость
ru24.net
Все новости
Ноябрь
2024

Разил Вәлиевне искә алу кичәсенә Рөстәм Миңнеханов та килгән: «Без онытырга тиеш түгел»

0

«Туган авылым» комплексында Татарстанның халык шагыйре, язучы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Разил Вәлиев истәлегенә Коръән ашы булган. Чараны Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге Иҗтимагый татар мәдәнияте фонды оештырган.

– Татарстанның халык шагыйре, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Ваһапов фестиваленең Кайгыртучылар советы рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиевнең бакыйлыкка күчүенә 1 ел булды.

Бу уңайдан «Туган авылым» ресторанында мәрхүмнең гаиләсе белән бергәләп Коръән мәҗлесе үткәрдек.

Разил абыйны искә алырга 120ләп мөхтәрәм шәхесебез килде. Алар арасында – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, мәдәният министры Ирада Әюпова, күренекле язучылар, артистлар, галимнәр, депутатлар, чит илләрнең генераль консуллары.

Мөхтәрәм Җәлил хәзрәт Фазлыев Разил абый рухына дога кылды. Кабул булсын!

«Мондый шәхесне без онытырга тиеш түгел», – диде Рөстәм Нургалиевич. Бу инде – аның исемен югары дәрәҗәдә мәңгеләштерүгә зур өмет бар, дигән сүз. Рәхмәт!

Разил абыйның якты истәлеген хөрмәт итеп, бу мәҗлескә килгән һәркемгә зур рәхмәт! Кадерле шәхесебезнең урыны җәннәттә булсын! – дип язган социаль челтәрдә Ваһапов фонды директоры, продюсер Рифат Фәттахов.

«Урыны оҗмахта булсын. Бик яхшы, мөлаем кеше иде Разил абый», – дигән Татарстанның атказанган артисты Нурзадә.

«Разил аганың рухы шат булсын», – дигән Татарстанның атказанган артисты Илүзә Хуҗина.

«Аллаһы Тәгалә кабул кылсын, рухы шат булсын», – дип язган шагыйрь Булат Ибраһимов.

Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов та социаль челтәрдә Коръән ашыннан фото һәм видеолар куйган. Видеоязмада – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясый:

– Әйтәсе килгән сүзем шул: Разил Вәлиевны озак еллар белдем, күрше булып яшәдек. Татарлыгы ягыннан аннан узган кеше юк. Әлбәттә, ул – бик талантлы язучы, драматург иде. Нәрсә белән генә шөгыльләнмәде. Минем өчен аның иң көчле ягы – татарлыгы һәм татар телен, гореф-гадәтләрне саклау өлкәсендәге эшчәнлеге. Татар телен генә түгел, Республиканы да күтәрүгә зур өлешен кертте. Фәрит Хәйрулла улы әйтеп китәр, Разил Вәлиев 30 елга якын Татарстан Дәүләт Советында эшләде, – дип сөйли Рөстәм Миңнеханов.

Соңыннан Раяз Фасыйхов Разил Вәлиев иҗат иткән «Ява карлар» җырын куйган һәм: «Разил абый җырындагы кебек, карлар яудырып озатып җибәрде. Урының оҗмахта булсын», – дип язган җырчы.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Жоао Фонсека обыграл Рублёва и вышел на итальянца Сонего в турнире






Армения и Россия урегулировали вопрос задолженности на сумму за не полученное оружие

Стримерша Коря отметила 28 лет: «Др прошел #######, выживших нет ???? Значит, он удался ????»

Каждый пятый ИИ-разработчик получил поддержку Москвы за два года

В АТОР сообщили о возобновлении рейсов Flydubai из Дубая в Минводы и Сочи