Добавить новость
ru24.net
Все новости
Ноябрь
2024

Согуд Гарәбстанындагы «киләчәк шәһәре» төзүчеләрнең сөякләре өстендә торачак?

0

«Hindustan Times» басмасы журналистлары ачыклаганча, Согуд Гарәбстанындагы «Неом» футурустик комплексы төзелешендә 8 ел эчендә 21 меңнән артык эшче үлгән. Эшчеләрнең гаиләләре сөйләгәнчә, кайбер кешеләрне төзелешкә мәҗбүри алып киткәннәр, дип яза «Metro» сайты.

Согуд Гарәбстанының төньяк-көнбатышындагы Табук провинциясендәге «Неом» футурустик проекты турында сүз бара. Анда чүл уртасында тау чаңгысы комплексы да, 170 километрлы горизонталь мегаполис-небоскреб та, йөзмә сәнәгать шәһәре дә һәм утрауларда элиталы курорт та төзергә җыеналар. Принц Мухаммед ибн Салман уйлавынча бу проект архитектурада агарыш булырга һәм Согуд Гарәбстанын алдынгы ил итәргә һәм казылма ягулыкка бәйлелек белән көрәштә башка дәүләтләр өчен үрнәк итәргә тиеш.

Әмма, «Hindustan Times» басмасы хәбәр иткәнчә, әлеге комплекс төзелеше вакытында 100 меңгә якын төзүче хәбәрсез югалган. Һәлак булучылар арасында Һиндстан, Бангладеш һәм Непал гражданнары бар, Непалдан килгән 650 граждан да эзсез юкка чыккан.

Бер төзүче сөйләгәнчә, кешеләр көненә 16шар сәгать эшләргә мәҗбүр, һәм аларның ялга вакытлары бөтенләй юк диярлек. Журналистлар ачыклаганча, төзүчеләрнең күбесе айлар буена хезмәт хакы алмый, ә кайберләре аны нибары 9 ай узгач кына ала алган. Эшчеләр үзләрен коллар һәм фәкыйрьләр сыман хис итә.

«Neom» төзүче компаниясе дәгъваларны каравын һәм үз подрядчыларыннан җирле законнарны һәм халыкара хезмәт оешмасы стандартларын үтәүне таләп итүен әйтә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Australian Open

Д. Шнайдер вышла в третий раунд Открытого чемпионата Австралии в парном разряде






АльфаСтрахование оптимизирует операционный учет с Proceset

Льготы и условия: как пенсионерам получить выплаты на проведение ремонта жилья

Суд рассмотрит дело экс-замминистра МЧС Барышева, обвиняемого в мошенничестве

ЕС: в санкционном тупике