Добавить новость
ru24.net
Все новости
Ноябрь
2024

«Бергә булырсыз дип уйлыйм» – Зәринә Хәсәншинаны Илназар белән «кавыштырганнар»

0

Зәринә Хәсәншина белән Илназар бер төсле сәхнә костюмнарыннан фотосессия ясаган. Алар анда икесе дә – гусарларныкы охшаган күк төстәге киемнән. Әлеге пар соңгы 2 елда шактый дуэтлар яздырды, бәлки, уртак концертлары да озак көттермәс.

«Йә Ходаем, бу фотоларны караучыларның башларына дөрес уйлар гына җибәр», – дип шаяртып язып куйган Зәринә, бу постка төрле эчтәлектәге комментарийлар киләчәген чамалап. Ләкин болай дип язу бер дә ярдәм итмәгәнгә охшап тора. Җырчыларны инде «кавыштырып» куярга да өлгергәннәр

«Энергиягез буенча бер-берегезгә бик туры киләсез. Кайчан да булса бергә булырсыз дип уйлыйм. Зәринә – син матуркай»;

«Бер дөрес уй да кереп чыкмады әле монда»;

«Бу – гаилә фотосессиясе кебек булган, Зәринә сеңлем»;

«Бик матур пар (бу – кыздырып җибәрү өчен язылды, яме)»;

«Башта бер уй, күзгә дә шул күренә бит, Зәринә»;

«Монда каян килеп дөрес уйлап була инде», – дип язалар аларга.

Шунысын да билгеләп үтү зарур – Илназар – бәхетле гаилә башлыгы. Алар тормыш иптәше Алсу белән 3 бала үстерәләр. Шәхси тормышын бик күрсәтмәүче Зәринә Хәсәншина да күптән түгел генә үзенең сөйгән яры булуы турында сөйләгән иде. Шуңа күрә, язылучыларының юраганы юш килмәскә охшап тора.

Фото: © социаль челтәрләр

Фото: © социаль челтәрләр




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Россиянка Калинская снялась с турнира WTA в Мексике






Москва: Путепровод в Сходненском тупике свяжет районы к 2027 году

Россияне увидели северное сияние

На «Госуслугах» запустили сервис «Жизненная ситуация» для выхода на пенсию

SimpleWine перезапустила проект «Вино вслепую»