Добавить новость
ru24.net
Все новости
Ноябрь
2024

Иртән-иртүк 15 яшьлек малай анасын балта белән чабып үтергән

0

Мәскәү өлкәсендә 15 яшьлек малай анасын балта белән чабып үтергән. Моңа кадәр ул берничә көн рәттән компьютерда уйнап утырган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Үсмер җинаяте турында хокук саклау органнарына үзе хәбәр иткән. Сергиев Посад шәһәре янындагы Красная сторожка авылында 6 ноябрьдә иртән-иртүк ул анасын вәхшиләрчә үтереп ташлый.

«Яхшы гаилә, мәрхүмә хатын уңышлы фирмада хисапчы булып эшли. Малайны танышлары тыныч, өйдә утыра торган дип искә ала, дуслары аз була, начар укымый», – дигән сайт чыганагы.

Соңгы вакытта үсмер анасы белән талаша. Әни кеше улының компьютер уеннары белән бик мавыгуына зарлана. Бала сәгатьләр буена монитор каршында утыра.

«Соңгы атнада ул мәктәпкә йөрми, баш авыртуга зарлана, ләкин үзе иртән компьютер артына утыра», – ди сайт чыганагы. Аның сүзләренчә ана белән малай соңгы тапкыр нәкъ шул сәбәпле талашкан.

6 ноябрьдә иртән үсмер ишегалдында балта ала, әнисе йоклый торган бүлмәгә керә һәм аны чаба башлый. Яраланган хатын урында ук үлә. 15 яшьлек үсмер исә юына һәм полиция бүлегенә китә.

«Үтерү турында үсмер үзе хокук саклаучыларга сөйли, аннары аны тоткарлыйлар. Хәзер аның белән тикшерүчеләр эшли», – дигән тикшерүчеләр.

Хәзерге вакытта балага «шикләнелүче» статусы бирелмәгән, гаепләү белдерелмәгән. Тикшерүчеләр аның күрсәтмәләрен өйрәнә.

Россиядә зур җинаятьләр, шул исәптән үтерү, өчен җинаять җаваплылыгы 14 яшьтән башлана, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Соболенко проиграла в 1/16 финала турнира WTA-1000 в Дохе






Генсек НАТО сделал жесткое предупреждение Путину

Свыше 221 т нелегальной икры было выявлено в России за полгода

"Это был знак, символ": Боец СВО рассказал, как его жизнь изменило письмо первоклашки

«Развод» пенсионерки. Племянник Варнавы связался с телефонными мошенниками