Добавить новость
ru24.net
Все новости
Ноябрь
2024

«Бу видеоны караган саен елыйм...» – Гөлназ Сираеваның туган көненә әтисе килгән

0

Җырчы Гөлназ Сираева социаль челтәрләргә моңсу да, шатлыклы да булган видео урнаштырды. Аның туган көненә зур бүләк ясап, ерак араларны якын итеп, әтисе Гайсә абый килгән. Якыннары, дуслары җыелган әлеге мәҗлескә таякка таянып булса да инде олы яшьтәге әтисенең килеп җитә алуы Гөлназ өчен зур сөенеч булса да, Гайсә абый зур компаниядә үзен бераз уңайсыз хис итә. Аның телефон камераларыннан читенсенүе дә сизелеп тора.

«Кызым исән-сау булсын, чирләмәсен. Минем өчен иң мөһиме шул. Әйтә дә белмим инде, күп сөйләшмим бит инде мин. Күбрәк тыңлап утырырга яратам», – дип котлый Гайсә абый Гөлназны, авыл абыйларына гына хас бер ихласлык белән…

«Исән чакта кадерен белик. Әтиегез инде таяк белән… Бала кемгә дә газиз шул»;

«Бәйрәмеңнең иң төп кунагы килгән, Гөлназ»;

«И, алтын, менә бит, ничек тырышып килеп җиткән. Саулык, озын гомер телим икегезгә дә. Бәхетле яшәгез, авырмагыз»;

«Күңелгә тиде…»;

«Елыйм, кызлар. Кайвакыт нәкъ менә әти-әнидән игътибар җитмәвен тануы шундый авыр»;

«Елаттыгыз, әтисез 4 ай бүген...»

«Картайган көнендә кызыннан нинди зур хөрмәт. Афәрин, Гөлназ. Ходай Тәгалә үзегезне зурласын»;

«Гайсә абый килми калмас иде, җаны түзмәс иде. Карап торган кызы син генә бит, Гөлназ. Сөбханаллаһ, әле күп еллар сиңа терәк булып яшәсен Гайсә абый. Ә сиңа хатын-кыз бәхете телим»;

«Бер минем генә күземә яшьләр килдеме ул әлеге видеодан? Озын гомерле булсын», – дигәннәр җырчыга язылучылары.

«Мин үзем дә бу видеоны караган саен елыйм», – дип язып калдырган Гөлназ.

Гөлназ Сираеваның әнисе яшьли вафат булган, әтисе шуннан бирле өйләнмәгән, ялгызы яши. Җырчы авылга әтисе янына бик еш кайтып йөри.

«Авылга әниләренең пирогларын ашарга кайтучыларга кызыгам…» – дип тә уртаклашкан иде Гөлназ Сираева күптән түгел.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Теннисист Джокович взял медицинский таймаут в матче с Алькарасом на AO






Сергей Фикс назначен заместителем председателя Северо-Западного банка Сбербанка

В Госдуме предложили частично отменить ОГЭ

Сергей Собянин: с 2013 года продано 52 млн карт «Тройка»

«Метриум»: Самые продаваемые новостройки бизнес-класса