Добавить новость
ru24.net
Все новости
Ноябрь
2024

Җырчы Гөлназ Батталова «Первый канал» сәхнәсендә егылган

0

Бүгенге көндә Америкада яшәүче татар җырчысы Гөлназ Батталованың «Первый канал» сәхнәсеннән төшкәндә егылып, аягын авырттырганы булган. Бу хакта ул үзенең сәхифәсен карап баручы дусларына сторисларында сөйли. Җырчы тормышында булган кызыклы хәлләрне видеога яздырып, үзенең истәлек китабына туплап бара икән. Гөлназ бу видеодәфтәрне үскәч кызына күрсәтмәкче.

Әлеге хәл җырчы үзен «Голос» проектында сынап карарга килгәч була.

«Бу «Голос» тапшыруының икенче сезоны иде. «Как прекрасен этот мир» җырын үз манерамда башкарам. Жюри миңа: «Сез нәрсә эшләдегез?», «Нигә шундый җырны боздыгыз?» – дияргә тотына... Мин сәхнәдән төшә башлыйм, туфлиемның үкчәсе артка китә һәм мин дөбердәп идәнгә егылам...

Кадрларда минем егылганны күрсәтмиләр. Дмитрий Нагиев белән күрше бүлмәдә утыручы әнием куркып торып баса. «Ул аңын югалттымы әллә?» - дип борчыла. Ә бу мизгелләрдә минем яныма йөгереп Дима Билан һәм Леонид Агутин килеп җитә. Алар мине торгыза башлыйлар: «Гөлназ, сезнең белән барысы да яхшымы?» - диләр. Мин бу минутта аларны якыннан күрәм һәм бернинди авырту да тоймыйм. Менә ул минем популярлык мизгелем, дип уйлыйм!

Ә икенче көнне аяк тубыгым шешеп чыга», – дип сөйләгән Гөлназ.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева близка к победе на WTA в Дубае после блестящего старта






Компании Москвы наращивают производство и разрабатывают новые модели систем бесперебойного питания

В Александро-Невском районе мигрант поджог дом и надворные постройки

Учения по огневой подготовке бойцов спецназа Росгвардии прошли в Подмосковье

Центры информирования помогают участникам программы реновации с переездом и документами