Добавить новость
ru24.net
Все новости
Ноябрь
2024

Абхазия президенты Аслан Бжания, оппозиция басымы астында, вазифасыннан китә

0

22.00 сәгатькә – Аслан Бжания кире уйлавын, беркая да китмәсен белдерде.

Бүген Абхазиядә оппозиция протест акциясе оештырды. Хөкүмәт сәясәте белән риза булмаучылар парламент бинасын штурм белән алды. Тимер ишекләрне вату өчен, алар машиналар куып китереп, шулар белән таран ясадылар һәм бинага бәреп керделәр.

Хөкүмәт бинасын алгач, оппозиция хөкүмәт биналарыннан китмәячәген, бирелмәячәген белдерде.

Оппозицион «Абхаз халык хәрәкәте» рәисе Адгур Ардзинба президент Аслан Бжанияне отставкага китәргә чакырды, дип хәбәр итә ТАСС. Кешеләр Бжания кабул иткән кануннар белән риза түгел. Абхазия президентын милекне Россиягә сатарга мөмкинлек бирә торган канун проектын кабул итәргә теләүдә гаеплиләр. Абхазлар фикеренчә, бу канун кабул ителсә, бөтен милекне бай россиялеләр сатып алып бетерәчәк, һәм җирле халык милексез калачак.

Абхазия президенты китү турында карарны уйлар өчен вакыт сораган. «База» язуынча, ул инде китәргә риза булган, бары тик үзе киткән вакытта хәзерге вице-президент Бадру Гунбаны вакытлыча вазифалар үтәүче итеп калдырырга риза булуны сораган. Әмма митингтагылар моның белән риза түгел, алар, президентның барлык командасы китәргә тиеш, ди. Ә чираттан тыш президент сайлавына кадәр президент вазифасын парламент рәисе Лашу Ашуб үтәргә тиеш, диләр.

Бәрелешләр вакытында 8 кеше тән җәрәхәтләре алган.

Абхазиядә 2014, 2020 елларда хакимият оппозиция басымы астында китте.

Хакимият бинасына бәреп кергән оппозиция вәкилләре




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Рыбакина и Путинцева узнали свои места в новом рейтинге WTA






В Петербурге избили незрячего экс-хоккеиста Премьер-лиги США

Государство оплатит лечение: спасет ли Буйнова от рака препарат за миллион рублей

Юрист Русяев: чемпиону РФ по легкой атлетике Толстихину грозит срок

Почти половина россиян не знает о бесплатной ранней диагностике рака