Добавить новость
ru24.net
Все новости
Ноябрь
2024

«Фаҗига булганда 9 ай йөкле иде». Дүрт баласы агуланып үлгән хатын бишенче баласын тапкан

0

Красноярск краенда Красная Сопка авылында яшәүче гаиләдә 4 бала агуланып үлде. Әниләре бишенче баланы көтә иде. Хәзер ул сау-сәламәт малай тудырган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Сабый 8 ноябрьдә Ачинск хастаханәсендә дөньяга килгән. Бала белән ананы өйләренә җибәргәннәр.

Коточкыч фаҗигадән соң бу гаилә күрше авылга күченгән.

Фаҗига 21 сентябрьдә иртән була. Күп балалы гаилә алдагы кичтә пилмән һәм тавык ашый. 3 көн өчендә бер-бер артлы 4 бала – 13 яшьлек малай һәм 3 кыз үлә. Әтиләре белән әниләрен – 34 яшьлек Дмитрий һәм 32 яшьлек Викторияне коткаралар.

Соңрак билгеле булганча, әни кеше 9нчы ай йөкле була. Табиблар карындагы баланы да саклап кала.

Берничә атнада Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, 4 бала үлеменең төп версиясе – инсектицид белән агулану. Туганнар ашаган чакта дихлофос белән агуланган булырга мөмкин – савыт-сабада һәм өйдә бөҗәкләргә каршы чара компонентлары табылган.

Сорау алганда әтиләре әйткәнчә, ул өйне коңгызларга каршы эшкәрткән. Бүлмәләрдә аэрозоль баллончыклары һәм исемсез пестицид пакетлары табылган.

Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Дубай (ATP). 1/4 финала. Оже-Альяссим сыграет с Чиличем, Медведев встретится с Гриспором, Циципас – с Берреттини






В КНР казнили женщину, которая похитила и продала 17 детей

Внучка экс-мэра Самары, обвиняемая в его убийстве, сообщила о соучастнике

Большой японский седан с мотором на 195 л.с. — чуть дороже Lada Aura. Дилеры предлагают Honda Accord 2025 по цене от 3 млн рублей

Березовский мог предотвратить убийство Листьева: новые детали спустя 30 лет