Якуп авылы халкы «төнлә яктырып яна» торган кабергә җыелышып барган
Башкортстанның Кушнаренко районындагы Якуп дигән татар авылындагы зиратта төнлә кабер яна дип хәбәр иткәннәр иде һәм «Интертат» шул хакта язып та чыкты.
- Башкортстандагы Якуп авылы зиратында төнлә кабердә ут күренә – шомлы видео
Авыл кешеләре «Интертат»ка хәбәр итте – бүген көндез кабер янына барып караганнар һәм видеога төшергәннәр, догалар укыганнар. «Менә шушы ике кабер уртасы яна. Монда бернинди шикләнерлек әйбер күрмәдек, янардай бернәрсә дә юк монда», – дип сөйли Илшат Миргалиев. Алар Коръән сүрәләре укыган һәм кабер янына агач кадап киткән.
Кич кайтып тәрәзәдән карагач, зираттагы ут тагын күренгән һәм авыл кешеләре, җыйнаулашып тагын кабер янына барганнар. Өйдә калган кеше тәрәзәдән карап торган. «Ярты авыл җыелып бардык. Әнә, Рөстәм, янмый», – дип сөйли видеода Илшат Миргалиев. Әмма кешеләр кабер янына барып җиткәндә ут сүнгән – өйдәге кеше дә шулай дип әйткән. «Чагылыш кына түгелме ул?» – дип сорый кешеләрнең берсе. Әмма яктыртканга охшаган берни дә таба алмыйлар.
«Кич баргач та догалар укыдык. Хәзер менә карыйм – бернинди ут та янмый», – дип сөйләде «Интертат»ка Илшат Миргалиев.
Якуп авылы халкы әйтүенчә, монда – кара җир, каберләрне 2 метрдан да ким казымыйлар икән.
Авыл халкы бүген тынычлап йоклый ала дип аңлыйбыз, дөньялар болай да тыныч тормаган заманда кешеләрнең күңелләренә шом кертердәй хәлләр булмасын иде дигән теләктә калабыз. Өстәвенә, Якуп авылында бу инде беренче генә очрак түгел.
Инде «Интертат» бу хакта язган иде. Зиратларда күренгән ут турында легенда-риваятьләр дә бар, ул танылган әдипләрнең әсәрләрендә дә телгә алына. Фән бу ут турында берничә төрле аңлатма бирә, әмма анык кына җавап юк. Фән тарафыннан бер галимнәр тарафыннан бирелгән аңлатмалар башка галимнәр тарафыннан кире кагыла. Бу «блуждающие огни» дигән версия бар – мәетләрдән чыккан газга ут каба. Әмма галимнәр үзләре үк мондый газларның тигез күләмдә чыгып, тигез итеп янып тормавын әйтә. «Блуждающие огни» булганда, ул «сикереп» йөргәндәй була. Метанның ут кабу температурасы – 537 градус. Берничә элемент – радий, плутоний, фосфор, радон, актиний, тритий яктырып янарга мөмкин, әмма мондый элементларның зиратка кемнеңдер китерүе шикле, шулай ук әгәр химик элементлар булса, алар янудан туктамас та иде.
Шулай ук кайбер гөмбәләр һәм бөҗәкләр төнлә яктырып янарга мөмкин. Соңгылары бу очракта мөмкин түгел, чөнки Якуп авылында инде кар яуган. Химик элементлар яктырып янган очракта, аларның януы озак вакытлар дәвам итәр иде.
Кеше организмындагы (сөякләрдәге) фосфор таркала дип аңлату бар. Фосфор булган элементлар яшькелт төстә яктырып яна, әмма ул кисәк барлыкка килеп, кисәк туктамый. Әйтик, фосфорлы кабер ташы куйсалар, ул гел яктырып янып торырга тиеш булып чыга. Һәм ни өчен кайбер мәетләрдән генә фосфорның аерылып чыгуын аңлата алучы галим әлегә юк.
Мәетләр таркалганда фосфорлы водород яки дифосфин дигән газ чыгарга мөмкин һәм ул кислород белән кушылып, үзлегеннән янарга мөмкин дигән версия әйтүчеләр дә бар. Әмма бу иске каберләрдә булырга мөмкин түгел, дип аңлата фәнни сайтлар. Һәм
Бу күренеш фәндә тулысынча өйрәнелмәгән дию белән чикләнергә була. Күрәсең, каберләрдә ут януы галимнәргә артык кызык булмаган, өстәвенә бу күренеш сирәк күзәтелә, шуңа да аны өйрәнеп тә мәшәкатьләнмәгәннәр.
Татар халык мифларында бу бик гади аңлатыла – убыр.