Добавить новость
ru24.net
Все новости
Ноябрь
2024

Эремчекле кабартма (Казан кабартмасы, пончик) рецепты

0

Эремчекле кабартма рецептын тәкъдим итәм. Аны шулай ук «Казан кабартмасы», ә балалар телендә «пончик» дияргә була.

Камыр өчен: 1 стакан сөт, 1 стакан су, 11 грамм коры чүпрә, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 бал кашыгы тоз, 2 йомырка, 300 грамм йомшак эремчек, 6 аш кашыгы үсемлек мае, он.

Сөткә кайнар су салып җылытырга, калган ингредиентларны да кушып, йомшак камыр басарга. Эремчек коры булса, блендер белән болгатып алырга кирәк. Камырны бераз кабарткач, шарлар ясап куярга, өстен тастымал белән капларга, аларның кабарганын көтәргә.

Фото: © Гөлүзә Василова

Табада май кызгач, сүрән утка калдырырга. Кабартмаларның уртасына тишек ясап, майга салырга, ике ягын да пешереп алырга. Кабартмалар кабарып, йомшак булып пешә. Артык мае сеңсен өчен салфеткага куеп барыгыз.

Аннары аларны тәлинкәгә тезеп шикәр оны (сахарная пудра) сибәргә була. Балалар өчен өстен шоколад, чикләвек, кокос вагы белән бизәргә була.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Фото: © Гөлүзә Василова




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Медведев победил Вавринку и вышел во второй круг турнира ATP в Роттердаме






«Матч ТВ»: Дзюба оштрафован на 250 тысяч рублей за интервью

Ρacплaчивaтьcя ɜa pуcοфοбию в ΕϹ дοлжны тe, κтο пытaлcя дpужить c Ροccиeй – Κульпa

Юрист Прокопец: Дзюба может обжаловать решение комитета по этике РФС

ИНСОМАР: более 40% жителей Абхазии собираются голосовать за Гунбу